2035 елга кадәр стратегия кысаларында, 2019 елдан башлап, пенсия яшен хатын-кызларга - 63, ир-атларга 65 яшькә кадәр озайту тәкъдим ителә. Әлеге чара Россиядә пенсионерлар санын якынча 4 млн кешегә (9 процентка) - якынча 38,52 млн кеше калырлык итеп киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Россиядә пенсия яшен озайталар
Россиядә пенсия яшен озайтырга мөмкиннәр. Стратегик эшләнмәләр үзәге җитәкчесе, Россиянең финанс экс-министры Алексей Кудрин пенсия яшен арттыру исәбенә тотрыклы пенсия системасын булдыру тәкъдиме белән чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев