Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә милли телләргә ярдәм фонды төзеләчәк

Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитет рәисе сүзләренчә, фонд педагогик кадрлар һәм укыту программалары әзерләүгә этәргеч бирәчәк.

Россиядә милли телләргә ярдәм фонды төзеләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов сөйләде.

Аның сүзләренчә, милли телләргә ярдәм фонды педагогик кадрлар һәм укыту программалары әзерләүгә этәргеч бирәчәк.

 

“Милли телләрне укыту проблемасын – кадрлар әзерләүне, дәреслекләр булдыруны, ә алар бүгенге көндә шактый халыкта юк, мин берничә тапкыр күтәрдем инде. Бездә барлык республикалар да Татарстан кебек көчле түгел. Татарстанда туган телне өйрәнү өчен барлык дәреслекләр эшләнгән. Биредә федераль үзәк ярдәмгә килергә тиеш. Шуның өчен Россия субъектларына кадрлар әзерләүдә, кирәкле укыту программалары стандартлары, махсус дәреслекләр әзерләүдә ярдәм итәчәк махсус дәүләт фонды төзеләчәк”, - диде Гыйльметдинов.

Реклама

Мәктәп укучыларына туган телләрнен өйрәнүдә стимул бирүче мотивация механизмын эшләргә кирәк.

Илдар Гыйльметдинов бердәм дәүләт имтиханын туган телдә тапшыруны законлы рәвештә беркетергә кирәклеген искәртте.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев