Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә ислам банкингын законлаштырырга җыеналар

Атна ахырына кадәр Дәүләт Думасына ислам банкингын легальләштерү турында закон проекты тапшырырга ниятлиләр. Ул ниндидер процент керемнәре булмавын күздә тота, дип хәбәр итә «Коммерсантъ» документка сылтама белән.

Ислам банкингына яңа төрдәге кредит булмаган финанс оешмаларын җәлеп итәчәкләр. Әлеге эшне Үзәк банк җайга салачак.

Оешмалар, гражданнар һәм юридик затлардан акча җәлеп итеп, аны партнерлык башлангычында ислам хокукы нормаларын җавап бирә торган проектларга кертә алачак. Әйтик, ислам законнары буенча процентка акча бирү тыела, шунлыктан гадәти кредит оешмалары ислам банкингы хезмәтләре күрсәтә алмый.

Билгеләп үтелгәнчә, Үзәк банк башта «яңа режимны төбәкләрнең чикләнгән даирәсендә сынап карарга» ниятли. Нинди төбәкләр хакында сүз баруы әлегә билгеле түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев