Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә гриппка каршы вакцинацияне август аенда ук башларга ниятлиләр

Хөкүмәт вакцина белән тәэмин итүгә бәйле килешүләр төзү өчен кирәкле норматив документлар әзерләгән инде, предприятиеләр вакцина эшләп чыгаруга керешкән.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы быел гриппка каршы вакцинацияне алдарак — август аенда ук үткәрергә ниятли. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән хәбәр итә.

Министр «Россия 24» телеканалында Наилә Әскәр-задә белән интервьюда вакцинация ОРВИ сезоны башланганчы төгәлләнәчәкме, дигән сорауга җавап бирде. «Без август аенда вакцинацияне башларга ниятлибез. Әлбәттә, коронавирус инфекциясен исәпкә алып, моны иртәрәк, авыру киң таралганчы башласаң яхшырак. Һәм моны үз вакытында эшләргә кирәк», — диде ул.

Мурашко билгеләп үткәнчә, Хөкүмәт вакцина белән тәэмин итүгә бәйле килешүләр төзү өчен кирәкле норматив документлар әзерләгән инде, предприятиеләр вакцина эшләп чыгаруга керешкән.

Гадәттә, гриппка каршы Бөтенроссия прививка кампаниясе сентябрь аенда башлана.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев