Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә Гаилә кеременең оптималь күләмен исәпләп чыгарганнар

Өч кешедән торган гаиләнең уртача айлык кереме "нормаль тормыш" өчен 83 мең 600 сум тәшкил итәргә тиеш.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»)."Нормаль тормыш" өчен өч кешедән торган Россия гаиләсенең уртача айлык кереме 83 мең 600 сум тәшкил итәргә тиеш. Мондый нәтиҗәне Romir тикшеренү холдингы аналитиклары ясаган, дип яза «Газета.Ru».

"Агымдагы елда россиялеләрнең теләгән уртача керем күләме 83 мең 600 сумга җиткән. Бу бер ел элек булганы белән чагыштырганда 10 мең 900 сумга күбрәк. Россиялеләрнең финанс аппетиты үсеше 15 процент тәшкил иткән. Бу исә 5,6 процент күләмендәге еллык инфляциядән шактый артык", - дип билгели экспертлар тикшеренү материалларында.

Шул ук вакытта шәһәр һәм авыл халкының хезмәт хакы күләме турындагы өметләре шактый аерыла. Әйтик, мегаполиста яшәүче өч кешелек гаиләгә "нормаль тормыш" өчен 118 мең сум таләп ителсә, авыл халкы 67 меңгә риза.

Аналитик мәгълүматлар күрсәткәнчә, гаиләнең өметләнгән хезмәт күләме реаль керем күләме белән бары тик Ерак көнчыгыш федераль округында гына туры килә. Калган округларда россиялеләрнең реаль керемнәре көтелгәннән түбәнрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев