Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү өчен 260 миллиард сум акча кирәк

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов искәрткәнчә, эшләүче россиялеләрнең пенсиясен арттыру өчен ТР бюджетына тигез күләмдә өстәмә акча таләп ителә.

Россиядә эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү өчен 260 миллиард сум акча кирәк. Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип әйтте.

«Өстәмә түләүләр, эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү өчен якынча 260 миллиард сум акча кирәк. Бу күпме әллә азмы? Ил күләмендә караганда бу бик җитди сумма. Аны, әйтик, Татарстан кебек зур субъект бюджеты белән чагыштырырга мөмкин», - диде ул.

Депутат искәртеп үткәнчә, ил хакимияте, беренче чиратта, эшләмәүче пенсионерларның пенсиясен арттырырга тели. Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган пенсиягә чыгу яшен арттыру турындагы закон нәкъ менә шуны күздә тота.

 

«Тагын бер тапкыр искәртәм: төп бурыч – иминият пенсиясе алучы һәм эшләргә мөмкинлеге булмаган гражданнарның керемнәрен арттыру», - диде Айрат Фәррахов. 

Фото: архив tatar-inform

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев