Реклама
Радио һәм телевидение яңалыклары
Россиядә даруларга бәяләр төшкән
Россиядә 16 июльдән 22 июльгә кадәр барлык даруларга да бәяләр төшкән. Бу хакта РИА Новости Росстат мәгълүматларына нигезләнеп яза.
Росстат мәгълүматларына караганда, бу вакыт аралыгында поливитаминнар – 0,3 процентка, левомеколь, безнең илдә җитештерелә торган анальгин, нимесулид, ренгалинга бәя 0,1 процентка арзанайган.
Ай башыннан анальгетикларга бәя 0,58 процентка, нимесулид - 0,05 процентка, левомеколь - 1,16 процентка, валидол - 0,33 процентка, ренгалин - 0,87процентка, эргоферон - 0,48 процентка, поливитаминнар 1,07 процентка арзанайган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев