Chevrolet Niva внедорожнигы 0,7-0,8 процентка кыйммәтләнгән.
(Казан, 17 декабрь, "
Татар-информ"). 16 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр Россиядә 18 компания автомобильләргә бәяне арттырган, дип хәбәр итә "Автостат".
Мәсәлән, Chevrolet Niva внедорожнигы 0,7-0,8 процентка кыйммәтләнгән. Америка Ford Kuga кроссоверы, Titanium һәм Titanium Plus комплектацияләрендә, 0,2 процентка арткан. Kia Optima Россиядә хәзер 0,5-0,8 процентка, ә Kia Soul 0,7-1,1 процентка артыграк тора.
Toyota кайтарылмый башлагач, Land Cruiser Pradoга бәяләрне 10,1 процентка күтәргән.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Нет комментариев