Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россия Хөкүмәте пенсияләрне исәпләү формуласын үзгәртәчәк

Пенсияне исәпләүдә баллар системасы гамәлдән чыгарылырга мөмкин.

Россия Хөкүмәте иминият пенсияләрен исәпләү формуласын үзгәртергә җыена. Биредә пенсияне исәпләү өчен 2015 елдан бирле кулланылган баллар системасын гамәлдән чыгару турында сүз барырга мөмкин. Бу хакта «Ведомости» газетасы, әлеге мәсьәлә хакында фикер алышуда катнашучыларга сылтама ясап, хәбәр итә.

Пенсия формуласын үзгәртү 2024 елга кадәрге «Хөкүмәт эшчәнлегенең төп юнәлешләре»ндә каралган. Аларда «пенсия системасының бүлү компоненты төп параметрларын» яхшырту хакында сүз бара.

Газета чыганакларының берсе баллар системасын гамәлдән чыгару ихтималы хакында хәбәр итте. Ә икесе аны тамырдан үзгәртү түгел, ә пенсияләрне исәпләү формуласын яхшырту турында гына сүз баруын әйтте.

 

Баллар системасы пенсия балларын инфляция дәрәҗәсенә карап индексацияләүне күздә тота. Моннан тыш, пенсияне исәпләү формуласы бик катлаулы һәм ул хезмәт хакы күләменә дә бик нык бәйле.

Реклама

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы РФ Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикованың пенсияне исәпләүдә баллар формуласыннан баш тарту хакында хәбәр иткән иде. Ул моны «бик катлаулы» дип атады. 

Фото: https://pixabay.com | stevepb

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев