Россиянең Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин бензин бәясен көйләүдә дәүләтнең катнашуы таләп ителми диде. Бу турыда «Коммерсант» газетасы хәбәр итә.
«Соңгы егерме елда базар икътисады күрсәткәнчә, бензинга бәяләр базар шартларында формалаша ала. Һәм ул барысын да канәгатьләндерерлек, җитәрлек дәрәҗәдә стабиль була ала», — дип әйткән Кудрин.
Аның фикеренчә, нефть эшкәртү белән шөгыльләнүче компанияләр арасында көндәшлеккә ярдәм итәргә кирәк. Шул ук вакытта бензинга акцизлар белән дә сак эш итү таләп ителә. Кудрин ассызыклаганча, акцизларга кабат бәя арттыру яңа куркыныч тудыра.
«Һәм менә тагын бензинга акцизлар бәясен кабат арттыру, әлбәттә, яңа куркыныч тудыра», — дигән Хисап палатасы рәисе.
Бензин бәясе кисәк кенә артканнан соң, Россия Хөкүмәте ягулык компанияләре белән бензин бәясен арттыруны туктатып тору турында килеште. Россиянең эчке базарында 2019 елның мартына кадәр бәяләр арттыру тукталып торачак.
Гыйнварга кадәр күпләп сату базарында
Фото: Илнар Төхбәтов
Нет комментариев