Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россия халкы җәйге ялдан баш тарта

Балаларның 10 проценты авыл яки башка шәһәргә - әби-бабай янына кайтарылачак.

(Казан, 16 июнь, "Татар-информ"). Россиядә яшәүчеләрнең 20 проценты төрле сәбәпләр аркасында 2017 елгы җәйге ялдан баш тартырга булган. Бу хакта "Левада үзәк" оештырган сораштыру нәтиҗәләренә сылтама белән "Российская газета" язып чыкты.

Шуның кадәр үк кеше ялын дачаларда уздырырга карар кылган, ә 21 процент халык өендә ял итәчәген, хуҗалык эшләре белән мәшгуль булачагын җиткергән. Моннан тыш 19 процент халык җәйге ялга план корып өлгермәгән әле.

Реклама

Җәйге ялы вакытында чит илгә яисә Кырымга барырга ниятләүчеләр - сораштыруда катнашучыларның 4 проценты. Балалар ялына килгәндә, сораштыруда катнашкан Россия халкының 41 проценты балаларының өйдә генә ял итүен җиткергән. Балаларның 4 проценты әти-әнисе белән чит илдә ял итәчәк, 18 проценты дачада булачак, 10 проценты авыл яки башка шәһәргә - әби-бабай янына кайтарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев