Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә корвалол белән валокордин сатуны тыю тәкъдиме белән чыкканнар

Табиб-кардиолог, геронтолог һәм гериатр Юрий Конёв бу көнәрдә Россиядә корвалол белән валокордин сатуны тыярга кирәк дигән тәкъдим белән чыккан.

Конёв сүзләренчә, корвалол һәм валокордин кайбер очракларда сәламәтлеккә зыян гына салырга мөмкин. “Бу даруларның нигезен йоклата торган һәм седатив (тынычландыручы) матдәләр тәшкил итә. Алар йөрәкнең кан тамырларына бернинди йогынты ясамый”, – ди табиб.

Конёв сүзләреннән аңлашылганча, мондый препаратларны йөрәк өянәкләре вакытында кабул итү аеруча куркыныч. Ник дигәндә, аларны эчкән кеше тынычлана, авырту басылгандай тоела, ә процесс дәвам итә һәм бу аныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. “Корвалол белән валокординны күпләр йөрәк авырулары вакытында файдалы дип исәпләсә дә, рәсми рәвештә алар йөрәк дарулары дип саналмый”, – дип тә ачыклык керткән табиб.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/12/130664/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев