Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә чакырылыш яшен 30 яшькә кадәр арттыралар

Армиягә чакырылыш яшен 18 яшьтән 30 яшькә кадәр арттыралар. Бу хакта Дәүләт Думасы сайтында чыккан хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турындагы закон проектының икенче укылышына төзәтмәләрдә әйтелгән.

«Хәрби хезмәткә чакырылу турындагы карар хәрби хисапта торучы яки тормаучы, әмма хәрби хисапта торырга тиешле һәм запаста булмаган 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге ир-атларга карата кабул ителергә мөмкин», диелгән документта.

«Ведомости»га Дәүләт Думасының оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов сөйләгәнчә, закон проектын бүген берьюлы икенче һәм өченче укылышларда карарга җыеналар.

Аның сүзләренчә, комитет 21 июльдә икенче укылышка кертелгән төзәтмәләрне караганда, чакыру яшен 18 яшьтән 30 яшькә кадәр булачак дип карар иткән. Шулай итеп, башлангыч чик элеккечә калачак, чөнки «бик күп егетләр нәкъ менә 18 яшьтә хезмәт итәргә тели», диде Картаполов.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-cakyrylys-yasen-18-30-yaska-kadar-arttyryrga-yenalar-5874118

Фото: ©«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев