Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә 2022 елда салым түләүдән азат ителәчәк гражданнар категорияләре билгеле

1 декабрьгә кадәр россиялеләр физик затлар милкенә салым түләргә тиеш. Юрист Денис Скрябин Sputnik радиосына биргән интервьюсында гражданнарның кайсы категорияләренә әлеге бурычны үтәүне законлы рәвештә кичектерү мөмкинлеге биреләчәге хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

 

Федераль салым хезмәте авыр тормышта яшәүче кешенең хәленә керергә һәм аның өчен физик затлар милкенә салым түләү вакытын озайтырга мөмкин, дип саный «Скрябин һәм партнерлар» фирмасы юристы Денис Скрябин. Аерым алганда, мондый алымның балигъ булмаган балалары булган эшсезләр һәм аз керемле кешеләргә карата кулланылуы ихтимал, дип ачыклык кертте ул.

«Практикада, салым хезмәтенә мөрәҗәгать иткәч, салым түләүне кичектергән очраклар да бар. Моның өчен хәзерге вакытта салым түләве кыен булуын яки мөмкин түгеллеген расларга кирәк. Әйтик, финанс хәленең кыенлыгы, даими эш урыны булмау һәм эш эзләү. Балигъ булмаган балалар булуы да биредә хәлне җиңеләйтүче шарт булып тора», - дип өстәде Скрябин.

Әмма бу кеше билгеле бер чор өчен милек салымын бөтенләй түләмәячәк дигәнне аңлатмый. Биредә закон тарафыннан билгеләнгән срокта (әйтик, 2022 елда – 2021 ел өчен) салым түләмәгән өчен җаваплылыктан азат итү турында гына сүз бара, дип искәртте юрист.

Реклама

Фото: https://www.autonews.ru/news/61f247d39a79475e134ae256

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев