Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россия Хөкүмәте 2024 елга бәйрәмнәрне һәм ял көннәрен раслады

Россиядә 2024 елга бәйрәм һәм ял көннәре графигы расланды.

Тиешле карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте үзенең телеграм-каналында. 2024 елда 6 һәм 7 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килгәнлектән, бу ял көннәре 10 майга һәм 31 декабрьгә күчереләчәк. Моннан тыш, эшләми торган көннәр 27 апрельдән (шимбә) 29 апрельгә (дүшәмбе), һәм 28 декабрьдән (шимбә) 30 декабрьгә (дүшәмбе) күчерелә. Шулай итеп, Яңа ел каникуллары 10 көн дәвам итәчәк – 2023 елның 30 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр. Эшләми торган көннәр 23 февральдән 25 февральгә кадәр, 8 марттан 10 мартка кадәр, 28 апрельдән 1 майга кадәр, 9 майдан 12 майга кадәр, 12 июньдә, 3 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр, 29 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rossiya-khkmte-2024-elga-byrmnrne-m-yal-knnren-raslady

Фото: ©«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев