Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рособрнадзор киләсе елга ЕГЭ һәм ОГЭ расписаниесен тәкъдим итте

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор 2023 елга Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханы расписаниесен тәкъдим итте. БДИны вакытыннан алда тапшыру вакыты – 20 марттан 19 апрельгә, төп вакыты 26 майдан 1 июльгә кадәр. Өстәмә тапшыру көннәре – 6-19 сентябрьдә була.

«БДИның төп өлеше 26 майда география, әдәбият һәм химия фәннәреннән имтихан белән ачыла. Информатика һәм чит телләрне телдән тапшыру өчен расписание проекты буенча икешәр көн каралган», – диелә Рособрнадзор хәбәрендә.

Аерым алганда, чит телләр буенча телдән БДИ тапшыру 16 һәм 17 июньдә була, информатика буенча БДИ – 19-20 июньдә булачак.

Рус теле буенча имтихан 29 майга билгеләнгән. База һәм профильле математика буенча БДИны бер көндә – 1 июньдә уздыру планлаштырыла.

Тарих һәм физикадан БДИ 5 июньгә, җәмгыять белеменнән 8 июньгә, биология һәм чит телләр буенча язмача өлеш 13 июньгә планлаштырылган.

Тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар да өч өлешкә бүленгән: вакытыннан алда тапшыру – 21 апрельдән 16 майга кадәр, төп өлеше 24 майдан 1 июльгә кадәр, өстәмә өлеш 4-23 сентябрьдә.

Киләсе елда имтиханнарның төп өлешен 1 июльгә төгәлләү планлаштырыла.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев