Рәнис Габбазов: Туебызга беркем дә чәчәк алып килмәде
23 сентябрь көнне Р.Ваһапов фестиваленең Яшь башкаручылар конкурсы гран-при иясе Рәнис Габбазов Казан кызы Гөлия Сагиева белән гөрләтеп туй итте. Гадәттә, кияү белән кәләшне кочак-кочак чәчәккә күмәләр, ләкин бу туйда яшьләргә чәчәк бүләк итүче булмаган. - Чакырылган кунакларга "чәчәкләр алып килмәгез, уенчыклар бүләк итегез" дип алдан ук әйтеп куйдык. Туебызга...
- Чакырылган кунакларга "чәчәкләр алып килмәгез, уенчыклар бүләк итегез" дип алдан ук әйтеп куйдык. Туебызга бүләк ителгән барлык йомшак уенчыкларны балалар йортына тапшырдык. Бу - әнием Гүзәл Габбазова идеясе иде. Чәчәкләр - матур, ләкин тиз шиңәләр. Ә уенчыклар игътибарга тансык булган балаларга күпме шатлык китерде. Балаларның шат йөзе, елмаюлы карашы, чын мәгънәсендә, мине куандырды. Мәчеткә йөргәнем, сәдака биргәнем бар, әмма балалар йортына беренче баруым, - дип сөйләде "Intertat.tatar"га Рәнис Габбазов.
Рәнис белән Гөлиянең туе кияүнең туган ягы - Ишеевкада узган. Кунаклар арасында Рәниснең остазы Венера Ганиева, гаиләсе белән продюсеры Рифат Фәттахов, иҗатташ дуслары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов булган. "Туй мәшәкатьләрен тулысынча ике як әти-әниләр күтәрде. Кунаклар саны 100гә якын булды", - ди Рәнис.
Яшьләр ширбәт аен концертка әзерләнеп, ягъни репетициядә үткәрә. "Беренчедән, үз концертларыма әзерлек эшләре бара. Икенчедән, 30 сентябрьдә Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә узачак Р.Ваһапов фестиваленең концертына әзерләнәбез", - диде Рәнис Габбазов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев