Ришвәтчелекнең «сакалы» кая кадәр сөйрәлә?
Югары икътисади үсеш алган АКШ, шулай ук Европа дәүләтләре дә ришвәтчелек зәхмәтеннән азат түгел. Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан, 9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак игълан ителгән.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да коррупциягә каршы көрәшнең стратегик әһәмияткә ия булуын, коррупциягә каршы көрәш системасын камилләштерү зарурлыгын әледән-әле искәртеп тора. «Коррупция - Россия үсешенә киртә. Коррупциягә каршы көрәштә законнар кулланышының нәтиҗәлелеген күтәрү - максатчан юнәлешләрнең берсе. Бюджет акчаларын кулланучыларны контрольдә тотучы структураларның эшен камилләштерергә кирәк», - диде ул.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Иван Гущин әйткәнчә, ришвәтчелек теге яки бу җәмгыятьнең яшәеш дәрәҗәсенә бәйләнмәгән. Америкада да миллионнарча доллар күләмнәрендә ришвәт алган дәүләт хезмәткәрләре фаш ителә.
- Һәр кеше күңелендә, тулаем җәмгыятьтә ришвәтчелек күренешләренә түзеп тормаучанлык сыйфатлары тәрбияләү мөһим. Татарстанда бу юнәлештә максатчан эшләр алып барыла. Россия Федерациясе Президентының коррупциягә каршы көрәш идарәсе дә Татарстанның эшчәнлеген башка республикаларга үрнәк итеп күрсәтә, - диде Иван Гущин.
Республикада 8 меңгә якын дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр үзләренең акча керемнәре турындагы декларацияне, салым органнарыннан тыш, Татарстан Президенты исеменә дә җибәрергә тиеш. Барлыгы 20 мең белешмә тутыру зарур һәм ул белешмәләр 1 тонна авырлыктагы кәгазь тавы хасил итәр иде.
- Татарстан -мәгълүмати технологияләрне кулланышка кертүдә Россиядә әйдаман. Белешмәләр электрон тәртиптә җибәрелә. Декларация мәсьәләсе җитди контрольдә. Быелның тугыз аенда 197 дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр административ җавапка тартылды инде, - дип кисәтте Иван Гущин.
Тикшерүләр барышында Алексеевск, Балык Бистәсе, Питрәч, Тукай, Яшел Үзән районнарында, Чаллыда җир кишәрлекләре бүлеп бирүдә ришвәтчелек мисаллары ачыкланган. Чаллыда законсыз бүлеп бирелгән 50 гектар җир муниципаль карамакка кире кайтарып алынган.
- «ВАМИН-Татарстан»ның банкротлык чоры берничә елга сузылды, 12 миллиард сумлык банкрот. Кайбер инвесторларның банкрот җәмгыятьнең предприятиеләрен түбән хакка гына сатып алырга маташулары сизелде. 20 сөт заводын республика өчен саклап калу кирәк иде. Ярым-йорты бәядән сатуга ирек бирелмәде, сөт заводлары, шул исәптән Казан сөт заводы базардагы реаль бәяләрдән сатылды, - диде Иван Гущин.
Татарстан Республикасының социаль-икътисади мониторинг буенча комитетының мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе Эльвира Юрасова таныштырганча, республикада үткәрелә торган социологик сораштыруларда кешеләр ЮХИДИ, медицина һәм югары уку йортларын «иң ришвәтчеләр» дип атый икән. Мондый фикердә торучылар саны 2005 ел белән чагыштырганда шактый кимегән.
- Быел мәгариф тармагыннан җиде хәбәр керде. Медицина тармагында ришвәтчелеккә бәйле 130 хәбәрнең 100е расланды, - диде Эльвира Юрасова һәм ришвәтчеләрне фаш итүдә «Халык контроле» электрон сервисын актив файдаланырга чакырды.
Казан Кремлендә ришвәтчелеккә каршы иҗат һәм журналистика эшләре буенча республика бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Әлеге бәйгеләр берничә жанрда (рәсем сәнгате, эссе, видеороликлар һәм плакатлар ясау, журналистика материаллары) оештырыла. Анда мәктәп укучылары, студентлар, журналистлар һәм редакция коллективлары катнаша. «Коррупция: журналист карашы» республика бәйгесендә җиңүчеләр арасында «Шәһри Казан» редакциясе дә бар.
Безнең газета «Көндәлек матбугатта ришвәтчелеккә каршы юнәлтелгән иң яхшы язмалар сериясе» номинациясендә II урынга лаек булды. Журналистлар бәйгесенә 250дән артык эш тәкъдим ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев