Ришат Төхвәтуллин концертында микрофон югалу, җиңел акчалар, Гөлназ Асаева турында (ИНТЕРВЬЮ)
Күптән түгел Ришат Төхвәтуллинның Уфа, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә туган көненә багышланган концертлары үтте. Җырчының төрле шәһәрләр буйлап зур гастрольләре әле дә дәвам итә.
Tatar today Ришат Төхвәтуллинның юбилей концертлары, югалган микрофоны, Гөлназ Асаева белән килеп чыккан аңлашылмаучанлыгы, киләчәккә планнары турында аралашып алган.
– Ришат, Мәскәү сәхнәсенә чыгарга нәрсә этәргеч булды? Кайсы җырчыларны үзегезгә үрнәк итеп куясыз?
– Мәскәү сәхнәсендә мин беренче ел гына чыгыш ясамыйм. Юбилей концертын зур концерт залында уздыру теләге күптәннән бар иде. Моңа кадәр без 1000 кеше сыйдырышлы “Космос” кунакханәсе һәм “Измайлово” концерт залларында чыгыш ясый идек. Оештыручылар белән киңәшкәннән соң, 5000 кеше сыйдырышлы “Крокус Сити Холл” залын сайладык. (Ел ярым алдан сөйләшенгән иде).
Җыр сәнгатендә минем өчен үрнәк дип, әлбәттә, Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева, Хәйдәр Бигичев, Әлфия Авзаловны атар идем. Бу алтын чор җырчылары! Мин аларның җырларында тәрбияләндем һәм алардан калган рухи мирасны тагын да баетып, киләчәк буынга җиткерү – безнең чор җырчыларының төп бурычы дип саныйм.
– Нинди сыйфатларыгыз уңышка ирешеп, Мәскәү сәхнәсенә чыгарга ярдәм итте дип уйлыйсыз?
– Беренче чиратта, әлбәттә, тырышлык, куйган максатка ирешү теләге һәм бердәм команда! Теләк белән генә булмый, әзерлекне күпкә алдан башладык, Мәскәүдәге шундый зур залны арендалау җиңел түгел, килешү төзеп, аренда өчен акчаны бер ел алдан түләп куярга кирәк.
– Туган көн концертларыгызны ни өчен шушы форматта үткәрергә уйладыгыз? Бар да Сез теләгәнчә барып чыктымы?
– Бу бәйрәмемне тамашачыларым белән уздыруым юкка түгел. Һәр җырчының иҗатюлында бер-берсеннән аерылгысыз иң мөһим ике әйбер бар: берсе аның җырлары булса, икенчесе, һичшиксез, тамашачысы. Минем йөрәк җырларымны аңлап, иҗатыма илһам биреп торулары өчен рәхмәт. Тамашачым мине рухландырып, алга таба үсәргә, камилләшергә этәргеч булды.
Аллага шөкер, бар да уйланылганча килеп чыкты диярлек, берничә вак мәсьәләне исәпкә алмаганда. Монда үземнең репертуарны хәйран гына кыскартырга туры килде, чөнки концерта иҗатташ дусларым да чыгыш ясады. Барлык яраткан җырларны җырлыйсы килгән иде, тик бу мөмкин булмады.
– Уфадагы концертыгызда кыйммәтле микрофоныгыз югалды, бу сезнең өчен көтелмәгән хәл идеме? Андый хәлләр еш буламы? Ничек чишәсез?
– Микрофон югалуга килгәндә, минем тәҗрибәдә мондый хәлнең булганы юк иде. Гастрольләрдә төрле хәлләр була, тик югалумы, урлаумы – беренче тапкыр! Микрофонны әле дә эзлиләр, тапмадылар. Әле дә ярый запас микрофоннар бар иде, шуңа күрә, концертка зыян килмәде, бу ситуациядән җайлы гына чыктык.
– Концертларыгызда катнашучыларга, оештыруда ярдәм итүчеләргә, ышанычыгыз тагын да арттымы? Алар турында фикерегез үзгәрдеме?
– Без инде берничә ел бер үк оештыручылар белән эшлибез. Алар бу юлы да концертлар югары дәрәҗәдә үтсен өчен бар көчләрен куйдылар. Аларга ышанычыбыз бары артты гына. Катнашучыларга килгәндә, мине Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле шаккаттырды. Бу чын профессионаллар – аларда бар да төгәл, репетицияләр, концертка, үз эшләренә бик җаваплы карыйлар! Шул ук вакытта үзләре бик ачык, дустанә мөнәсәбәттә.
Әлбәттә, миңа Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров белән эшләве һәрвакыт куанычлы һәм зур дәрәҗә. Без аның белән бер үк укытучыда укыдык, мин иң беренче аның белән гастрольләргә чыктым. Без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз.
Шулай ук иҗатташ дусларым Чулпан Йосыпова белән Алия Карачурина да концертны матур чыгышлары белән бизәделәр. Барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга мин чиксез рәхмәтлемен. Алар турында фикерем бары яхшырды гына.
– Гөлназ Асаева Казан һәм Мәскәү концертларыгызда ник чыгыш ясамады?
– Гөлназ турындагы сорауларга җавап бирмим, үзем дә белмим, аңламадым.
– Шундый зур залда чыгышлар ясау нинди тәэсирләр калдырды?
– Мондый зур залда тере тавышка җырлауның авыр булачагын алдан ук белдем. Залның игътибарын җәлеп итү, энергетикасын тою авыррак иде. Өченче җырны җырлагач кына аңлашыла башлады, тамашачылар белән җылы элемтә урнашты һәм ниндидер җиңеллек барлыкка килде.
Шулай да концерттан соң бер нәтиҗәгә килдем: миңа 1000нән азрак кеше сыйдырышлы залларда эшләргә кирәк. Алай миңа да, тамашачыларга да уңайлырак, рәхәтрәк, чөнки һәрбер тамашачыны тоям.
– Сезнең хакта чыккан язмаларны укып барасызмы? Андагы фикерләр белән килешәсезме?
– Игътибар белән укып барам. Үзем күрми калсам да, аларны миңа җибәреп торалар. Язылган бар нәрсә белән дә килешеп бетмим.
Аеруча Казандагы концерттан соң Интертатта чыккан бер язма мине бер үк вакытта өнсез калдырды һәм шаккаттырды дип әйтсәм дә буладыр. Берникадәр дәрәҗәдә юлымның дөреслегенә тагын бер мәртәбә ышандырды. Тик кемнәргәдер бу статья заказ буенча язылган дип тоелган. Шуңа әйтәсем килә, мин бу журналистлар белән, гомумән, таныш түгел, аралашканым да юк. Бу аларның шәхси фикере.
– Мондый концерттан соң, алга таба планнарыгыз үзгәрдеме?
– Мин моны иҗат эшчәнлегемдәге тагын бер баскыч итеп кабул итәм. Бу концертлар минем үз-үземә ышанычымны арттырды. Планнар шул ук, үз өстемдә бертуктаусыз эшләргә, камилләшергә, халык һәм ретро җырларны башкаруны яңа баскычка күтәрергә, чөнки бу җырлар безнең тарих, халкыбызның рухи байлыгы. Тамашачылар аларны яттанбелә һәм һәрвакыт бик теләп тыңлый. Җиңел акча артыннан куып, чит ил һәм рус эстрадасын кабатлау теләге юк иде һәм тумады да.
Фото: https://tatar-today.ru
---
Матбугат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев