Ришат Төхвәтуллин "Мәхәббәтем" дип атаган кызның кем икәнен белдек [+фото, видео]
Бүгенге интернетта купкан бәхәс йомгагының очына чыктык ахрысы. Ришат Төхвәтуллин "Мәхәббәтем" язуы астында элгән фотосурәттәге туташның кем булуын ачыкладык.
Бәхәс куерды бүген: нинди генә фикерләр әйтелмәде. Хәтта "өйләндереп" тә куйды кайберләре фотодагы парны.
Баксаң, бу кыз җырчының "Мәхәббәтем" дип аталучы өр-яңа клибында уйнаган Чулпан Нурислам кызы Сәлимгәрәева икән. Белгечлеге буенча юрист. Инде чыннан да Ришатның мәхәбәтеме, юкмы - билгесез. Белүебезчә, иң чибәр һәм талантлы буйдаклар исемлегендә йөрүче Ришат әлегәчә кемгә дә булса йөрәген ачарга ашыкмый. Вакыт күрсәтер.
---
Матбугат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев