Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Римма Никитина: “Сәхнәгә “постель” аша чыккан булсам, күптән җырчы булыр идем”

Римма Никитина Казанның бер төнге клубында үзенең тәүге концертын бирде. Концертта тамашачы дүрт төрле Римманы күрде. Ул романтик та, кыю да, елак һәм шат күңелле итеп тә күрсәтте үзен. Концерт башланганчы “Татар-информ” хәбәрчесе Римма янына кереп, җырчының үзе, аның әнисе, игезәге һәм апасы белән әңгәмә корды.


– Римма, нишләп Казандагы тәүге концертны дискотека форматында уздырырга булдың?

– Мине тыңларга күпчелек мәктәп укучылары, студентлар йөри. Концертны клуб форматында уздыруымның беренче сәбәбе шунда. Алар дискотека ярата. Ни өчен бу клубны алдым, чөнки монда утырып та, биеп тә була. Гомумән, минем концертларда халык рәхәтләнеп бии. Шуңа күрә Филармония кебек залларда концерт куюның мәгънәсен күрмим. Әлеге клубта беренче татар артисты “сольный” концерт куя. Ул – мин.

– Казанда бит башка төнге клублар да җитәрлек, ни өчен нәкъ менә әлеге клубка тукталдың?

– Миңа монда ошый, атмосферасы рәхәт. Клибымны да монда төшердем. Танцполы да әйбәт, сәхнәсе дә. Төнге клублар арасындагы иң зур сәхнә дә монда.

– Без сине Илсөя Бәдретдинова командасында эшләгән кыз буларак беләбез. Ул бүген концертка киләчәкме? Программа эшләгәндә аның белән киңәшләштеңме?

– Аның белән киңәшләшү булмады, чөнки аның үзенең концертлары, минем үземнеке дигәндәй. Чыннан да, мин ул төркемдә ун ел эшләп киттем. Бу концертны оештыруда миңа безнең төркемнең "әнисе", администраторым Резеда ханым булышты. Илсөя апа бүгенге концертка килә алмый, чөнки аның үзенең эшләре бар. Ә болай ул минем барлык җыр презентацияләренә килә иде.

– Төркемнән киткәч, аның белән нинди мөнәсәбәтләрдә калдыгыз?

– Мин беркайчан да талашып китәргә яратмыйм. Илсөя апаның миңа карата нинди мөнәсәбәт икәнен үзеннән сорагыз.


– “Римма Никитина күп очракта Илсөя Бәдретдинованы кабатлый” дигән сүзләр дә йөри бит әле...

– Нәрсәсен кабатлыйм икән мин аның? Ул бөтенләй икенче формат, мин башка.

– “Җырлый белми, чиный, селкенә белми” дип сөйләүчеләргә ни дип җавап бирер идең?

– Аларга әйтер сүзем: “Минем белән кызыксынып, үзегезнең уйларыгызны һәрвакыт язып торыгыз. Сезнең комментарийларыгыз мине алга этәрә, көч бирә. Социаль челтәрдәге постларга ни генә язмыйлар, мин аның берсен да бетермим. Бөтенесе тора. Әмма һәрберсенә җавап язарга вакытым юк. Укыйм, елмаеп куям да алга таба китәм.

– Римма, син сәхнәгә яртылаш чишенеп яки киенеп бетмичә чыгасың. Бу “фигурам матур” дип мактанумы, әллә үз стилеңме?

– Мине “Чишенә торган җырчы” дип атадылар. Мин моны яшермим, чыннан да мин һәрвакыт нәрсәне дә булса салам. Йә туфлиемне, кепканы, пиджакны салып калдырам. Мин моңа нормаль карыйм. Чишенәм, әйе, корсагымны да күрсәтәм. Бүген дә күрсәтәчәкмен. Чөнки мин иделаь формада. 30 яшьтә булуыма карамастан, минем фигурам күрсәтерлек әле. Күрсәтергә оят була башлагач, чишенмәмен.

– Чишенерлек итеп фигураңны ничек саклыйсың?

– Мин күп йөрим. Машинам юк, гел җәяү чабам. Көне-төне ашыйм. Тазару ихтималы бар миндә, әзрәк селкенми торсам, хәзер җыеп алам.

– Римма, һәр җырың диярлек бию белән. Аларга алдан әзерләнәсеңме, әллә махсус куясыңмы?

– Кайбер номерларда импровизация бар, әмма бүгенге концерттагы һәрбер номерны кую өчен, бу концертка мин өч ай әзерләндем. Һәр номер үзенә бер күренеш булачак.

– Римма, яшең бар, фигураң бар, килеш-килбәтең бар, нишләп син һаман кияүдә түгел?

– Ике ел элек кияүгә чыгарга тиеш идем. 4,5 ел йөргән егетем белән туй алдыннан гына ташлаштык. Шуннан соң мин “сольный” карьерамны башладым. Бер ай депрессиядә булдым. Шуннан соң җырлар яза башладым. Минем җырларымда – минем тормышым. Барлык җырларымның 90 %ын мин үзем яздым. Депрессиядән чыгу өчен мин иҗатка бирелдем. Бәлки шуңа да мине Бузова белән чагыштыралардыр, безнең тормыш юлында охшашлыклар бар бит. Миңа күпләр: “Римма, син танк кебек алга барасың” диләр. Минем максатым бар һәм мин шуңа таба барам. Мин татар эстрадасында үз йолдызымны кабызачакмын.

– Ташлашканнан соң ул егет белән нинди мөнәсәбәттә калдыгыз?

– Бер елдан соң кабат килде ул. Шуннан соң язган җырым да бар минем, “Кире килмә” дип атала. Аның белән аралашмыйбыз. Әле дә өйләнмәде. Бүгенге концертка, бәлки, килеп тә чыгар әле. Ул мине бик озак вакыт кире кайтарырга теләде, әмма юк. Мин бер борылам икән, кире эремим.

– Бүген кинәт кенә килеп чыгып, барлык халык алдында, сәхнәгә менеп тәкъдим ясаса...

– Юк. Мин инде суындым.

– Римма, акчаң булмаса, сәхнәгә менеп булмый, син моны беләсең. Матди яктан сиңа кем ярдәм итә?

– Үзем. Соңгы арада телевидениегә клипларымны, радиога җырларымны бирдем. Бу – барысы да акча. Бу – минем ун ел эчендә туплаган акчам. Илсөя Бәдретдиновада эшләгәндә акчаны әкренләп җыеп бардым. Баштарак фатирмы, машинамы алырмын дип уйлаган идем. Кайчан да булса, машинам да, фатирым да булачак. Хәзер миңа Римма Никитананы ясарга кирәк, дидем. Мин бик күп эшлим. Һәм эшләгән акчамны Римма Никитина проектына кертәм.

– Бай абзыйлардан ярдәм итү тәкъдимнәре буламы?

– Бар, бар. Дөресен әйтим, андый тәкъдимнәр 18 яшемнән бирле башланды. Әмма минем тәрбиям башка. Минем әти җырчы булуымны бик теләде. Әти белән әнигә дөрес тәрбия бирүләре өчен рәхмәтле. Мин карават аркылы сәхнәгә керергә бер кайчан омтылмадым. “Постель” аркылы булса, мин 18 яшемдә үк зур сәхнәдә булыр идем. Әле дә банкетларда “йонлы куллы” абыйлардан тәкъдимнәр буа. Мин үзем яратмаган кеше белән йоклый алмыйм. Спонсорым да, сөяркәм дә юк. Шуңа күрә үземә җигелергә туры килә.

– Банкет җырчысы булып еракка китеп булмый. Банкетлар эшләмичә генә, эстрада йолдызы булыр өчен сиңа бүген ни җитми?

– Миңа ротация генә җитми. Былтыр 20-30 кешелек залга да концерт куеп чыктым. Чаллыда исә 600 кеше җыелды. Концертымны 20-30 кеше генә караса да, алар миңа рәхмәт әйтә. Концерт ошамаса, ул килеп тормый йә тора да чыгып китә. Әбиләр килеп рәхмәт әйтә башлагач, үземнең дөрес юлда икәнемне аңлыйм. Мин Илфак абый Шиһапов сәясәте буенча яшим. Алар да бит беренче елны 20-30 кешегә йөреп чыкты. Бүген исә Илсөя Бәдретдинова тулы заллар җыя. Ул – аның үзе тапкан тамашачысы. Миңа да бер-ике ел кирәк. Бер-ике елдан соң мин үземнең супер популяр җырчы булачагыма ышанам.

– Римма, татар эстрадасыннан кем белән булса да дуэт җырлау теләгең бармы?

– “Эх, моның белән җырлар идем” дигән омтылыш юк. Соңгы вакытта мондый тәкъдим белән байтак җырчылар чыкты. Әллә популярлашканда инде шунда? Искәндәр Шакиров килде шулай. Мөнир Рахмаев белән дуэт яздырдык бит инде. Рафаэль абый Латыйпов та: “Син бит инде хәзер “Инстаграм звездочкасы”, әйдә, берәр дуэт ясыйк әле” ди.

– Мәсәлән, Филүс Каһиров белән уртак җыр яздыруга ничек карыйсың?

– Ой, ул бигрәк тә кызык булыр иде, име. Кызык булыр иде-е-е. Филүскә моны әйтеп карагыз әле. Мин, гомумән, йолдызланып, борынымны күтәреп, йөрмим.

– Элвин Грей “Кияүгә, чык син миңа” дигән җыр яздыргач, аңа каршы син: “Син миңа өйлән, давай” дип җавап бирдең. Радик белән мөнәсәбәтләрегез ничек?

– Дус без аның белән. Шул җырдан соң бик күп кенә имеш-мимешләр йөрде инде ул. Ул җырны җырлауны тыйды алар башта, юкса, мин аны сорап чыгардым. Ә бит ул тиз арада популярлашты. Аннары фанатларым кабаттан бу җырны җырлавыма ирештеләр. Хәзер минем бу җырны башкарырга рәсми хокукым бар. Радик Юльякшин узган ел февраль аенда бер кичәдә минем белән килеп танышты. “Римма, син молодец” дип китте. Шуннан бирле без аның белән дустанә мөнәсәбәттә. Җырның сүзләренә игътибар итсәгез, ул болай:

“Ә син, Радик Юльякшин, шәп малай,
Мин матур, көйләр, җырлар, язам, давай.
Бергә-бергә җырлар идек без,
Син миңа өйлән, давай.

Бу җырның максаты шунда – мин аның белән дуэт яздырырга теләгән идем. Ләкин ул миңа җавабын әйтте. Әле соңгы очрашканда әйттем үзенә: “Радик, шундый көн киләчәк, мондый тәкъдим белән син киләчәксең, ә мин шул вакытта уйланачакмын” дидем. Ә ул көн булачак, моңа иманым камил.

– Ә егет буларак кызыксындырамы сине Радик?

– Юк. Аның кызлары күп, йөрсен шулар белән генә.

– Римма, син үзеңне биш, ун елдан ничек күрәсең?

– Тормыш дигәч, төрле хәлләр булрыга мөмкин. Яратсам – ярата беләм мин, бик яратып, кияүгә чыгып, бәби табып кына сәхнәдән китә алам. Ә болай максатым – карьера ясау. Әгәр гаилә яки карьераны сайларга туры килсә, мин, әлбәттә, гаиләне сайлаячакмын. Әлегә карьерамны ясыйсым килә. Бүген чәчәк ташучылар күп, күңелемне яулаган егет юк.

 

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Михаил Захаров

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев