Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рифат Зарипов 2 яшен тутыручы улының шуклыкларын сөйли

Җырчы Рифат Зарипов улының сәләтләре турында сөйләде. //Сабантуй//

- Улыбыз Исламга 1 яшьтә 9 ай булды. Әле яңарак кына икенче тапкыр чәчен кистердек. Яшәреп китте (елмая). Бик шук, ут ул безнең. Биергә бик ярата. Өйдә һәрвакыт "ТМТВ" белән "Мәйдан" каналы эшләп тора. Шуларны кабызырга куша. Артистларга кушылып җырлый.

Реклама

- Тик үзеннән бер сүз алып булмый, яшерен шундый. Әллә теле ачылмаганга сөйләми инде. Мин гастрольләргә чыгып киткәндә, "покап" дип озатып кала, кайтсам кунычы эченә сыймый. Өйдә бала булу, рәхәт инде. Гел аның белән буласы килә. Шуклыклары да булмый калмый. Кечерәк чагында иске телефонымны чүп чиләгенә аткан булган. Урамдагы чүплеккә чыгып, эзләп тормадык инде. Дога кылдык та, бетте шуның белән. Әйбәт булды әле ул: симка да, телефон да яңарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев