Рифат Хисамов җитәкчелегендәге «Олимп» спорт мәктәбе, Саба спорт комплексы коллективы 2025 елгы Сабантуена бирнә җыюны зур бәйрәм итеп оештырды.
Алар урамнан бизәлгән атларга утырып, гармуннар уйнап, җырлар җырлап, такмаклар әйтеп уздылар.
Бирнә җыючыларны Лилия капка төбендә сыйлы өстәл белән көтеп торды. Бала-чага тәгәри-тәгәри җирдән конфет җыйды.... Карап торсаң бер тамаша инде. Халкыбызны гореф-гадәтләрен югалтмыйча, алга таба шулай күңелле яшик. Сабантуйлар тыныч, күңелле, матур үтсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев