Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Республикада ау этләре һәм ау кошлары белән сазлык-болын киек кошларын аулау сезоны ачыла

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: бүгенге көннән республикада ау этләре һәм ау кошлары белән сазлык-болын киекләрен аулау сезоны ачыла. Ул агымдагы елның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Ау кагыйдәләре нигезендә, сазлык-болын киек кошларына дупель, чуллык, гаршнеп, корыхтан, травник, тәкәрлек, тулес, улит, саз шөлдиләре, кроншнеплар (шөлдиләр), мородунка, камнешарка, тартар, саз көтүчесе, гади погоныш керә. Ау этләренә (подружейные собаки) барлыкка килү турында белешмә яки таныклыгы булган ретриверлар, спаниельләр һәм легавыйлар керә.

Исегезгә төшерәбез, саз көтүчесе, зур улит, травник һәм зур саз шөлдие Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән, зур кроншнеп, нечкә томшыклы кроншнеп төп һәм кечкенә саз шөлдие – Россия Федерациясенең Кызыл китабына. Аларга ау тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев