Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Реклама тарихы.

Аерым галимнәр бик борынгы заманнарда барлыкка килгән малга, милеккә тамга сугу күренешен рекламаның иң беренче яралгысы буларак каралырга мөмкин дип исәплиләр. Чөнки тамгалар «бу әйбер минеке, тимәгез» дип мал иясе турында мәгълүмат җиткергән. Мондый тамгалар маллардан тыш, колларына яки үзе ясаган әйберләргә куелган. Мәсәлән, кирпичкә, таш блокларга, керамика әйберләренә.

Беренче реклама текстлары Борынгы Мисырда һәм Грециядә барлыкка килә. Ул чор реклама текстлары бик гади, күп очракта, хәбәр бирү характерында булган. Аларны өйнең стеналарына элгәннәр, ә материал булып папирыс яки таш кулланылган.

Беренче реклама бюросы Венециядә 1530 елда оешкан. Ә 1630 елда Франциядә беренче газета чыга һәм анда реклама шактый күп урын алып тора. Көнбатыш Европада реклама XVIII гасырда барлыкка килә. Радио эфир аша беренче реклама 1920 елда, ә беренче телереклама 1930 елларда чыга.

Борынгы цивилизацияләрдә җитештерү һәм социаль мөнәсәбәтләрнең алга китүе мәгълүмат бирү ихтыяҗы тудыра. Бу мәгълүматның бер өлешендә адресатка йогынты ясау һәм билгеле бер эшне башкаруга стимул бирү күздә тотыла. Нәкъ менә бу белдермәләрдә хәзерге рекламаның беренче яралгылары барлыкка килә.

Иң борынгы сәүдәгәрләр үзләренең сатып алучылары белән мөнәсәбәтләрне сөрән салу ярдәмендә урнаштырганнар. Сәүдәгәр үзенең сәүдә урынына халыкның игътибарын кычкырып җәлеп иткән.

Кибетләрдә һәм ярминкәләрдә эшләгән чакыручылардан тыш, дәүләт эшендәге сөрән салучылар, ягъни глашатайлар булган. Алар халыкка патша указларын һәм сарай яңалыкларын җиткергәннәр.

1480 елда басма станокның уйлап табылуы рекламаның үсешенә китерә.
Игълан — мәшругъ (шәригать кушкан дөрес эш) һәрбер сатучы үзенең малын дөньяга теләгәнчә фаш итәргә хаклы. Ләкин һәрбер эшнең чиге, чамасы бар. Игълан башка, куык вә реклам башка ».

Шулай да матбага чаралары, нәшир, журналистлар гасыр башында рекламаны үтемле итеп язу, аны укучыга җиткерү, ничек тәэсир итүен өйрәнүдә остарганнар, тәҗрибә туплаганнар. Шунлыктан ул чордагы күп кенә реклама материалларындагы факт, мәгълүматлар бүгенге көнгә кадәр кызыклыгын, әһәмиятен саклап кала алган.Совет чорында реклама бюролары эшли башлый. Алар матбугат, радио, телевидение белән бәйләнештә торып, матбугат алар тәкъдим иткән вариантны баса торган була. Реклама бирүчеләр белән рекламаны бәян итүчеләр арасында арадашлык югала.

1950-1960 еллардан газеталар киноанонслар фотосурәтләрен баса башлый.
Соңгы ике дистә елда гына хәл үзгәрә башлады. Бер яктан, товар җитештерүчеләрнең, көнкүреш хезмәт һәм башка (сәнгати, мәдәни, хокукый, медицина һ.б.) хезмәт күрсәтүчеләрнең, сәүдәгәрләрнең мөстәкыйльлегенә юл куелу, икенче яктан, массакүләм чараларның да чагыштырмача иркенлек алуы йогынтысыз калмый. Татар рекламасы да хәрәкәткә килә, тамырдан үзгәре дип әйтергә була. Бүгенге реклама вазифалары, бурычлары, төрләре, күләме, сыйфаты белән дә, массакүләм мәгълүмат чараларына һәм гомумән халыкка мөнәсәбәте белән дә элеккегә заманнарга караганда чагыштыргысыз үзгәрә.Алга киткән капиталистик илләрдә реклама эшчәнлеге җитештерү, икътисад, сәүдә-базар мөнәсәбәтләре белән тыгыз бәйләнгән, реклама төшенчәсе капитал, конкуренция (көндәшлек), маркетинг төшенчәләре белән тиң кулланыла. Шуның белән беррәттән реклама кеше аңында массакүләм аралашу чаралары белән дә (газета, журнал, радио, телевидение белән) янәшә тора. Шуңа күрә дә реклама саф икътисади күренеш булып кына калмыйча, сәясәткә, идеологиягә, әхлак-тәрбиягә дә караган катлаулы, үзенчәлекле бер җәмгыятьнең төрледән-төрле катламнарына да, тулаем бөтен халыкка да икътисади максатларны гына күздә тотып түгел, сәяси, идеологик, дини һ.б. максатларны да күздә тотып йогынты ясау мөмкинлеген бирә. Шуны истә тотып, хакимият башлыклары, иҗтимагый хәрәкәтләр, сәяси партияләр, бигрәк тә, сайлау кампанияләре барышында, рекламадан бик оста файдаланалар. Сәүдә-базар мөнәсәбәтләре алга чыккан заманда, реклама көчле коммуникация чарасына әверелә бара.📢

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев