Районыбыз укучылары - татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән республикакүләм олимпиада җиңүчеләре
Татарстанда татар мәктәпләре арасында татар теле һәм татар әдәбиятыннан үткәрелгән республикакүләм олимпиада җиңүчеләре билгеле булды.
Татар теле буенча узган олимпиадада районыбыз укучылары - 5, татар әдәбиятыннан 4 призлы урын яулады. Ә Олы Кибәче урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Илүзә Газизова олимпиада җиңүчесе булды. Призерларның да өчесе шушы мәктәптән. Моннан тыш II-III урыннарны Эзмә, Олы Шыңар, Югары Симет урта, Олы Арташ төп мәктәпләре укучылары алды.
Чыганак: saby-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев