Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Райондашыбыз Сания апа Зариповага 90 яшь!

Зарипова Сания Хөсәен кызы 1926нчы елның 29нчы маенда Саба районы Сәрдә авылында Хөсәен абый белән Фатима апа гаиләсендә туган. Гаиләдә алар 5 бала үсәләр. Бөек Ватан сугышы елларында тылда бөтен авыр хезмәтне башкару да нәкъ менә алар җилкәсенә төшә. Сыкранмый, зарланмый, Җиңү көнен якынайту өчен тырышалар егет һәм кызлар. Сугыштан...

Зарипова Сания Хөсәен кызы 1926нчы елның 29нчы маенда Саба районы Сәрдә авылында Хөсәен абый белән Фатима апа гаиләсендә туган. Гаиләдә алар 5 бала үсәләр. Бөек Ватан сугышы елларында тылда бөтен авыр хезмәтне башкару да нәкъ менә алар җилкәсенә төшә. Сыкранмый, зарланмый, Җиңү көнен якынайту өчен тырышалар егет һәм кызлар. Сугыштан соң да Сания апа бөтен гомерен күмәк хуҗалыкта эшләүгә багышлый. Сабаның яшелчә киптерү заводында каравылчы вазифасын башкарып, шуннан лаеклы ялга китә. Нинди генә хезмәт башкарса да, коллективта аны туган җанлы, ярдәмчел, туры сүзле, тырыш булганы өчен яраталар, хөрмәт итәләр. Чөнки ул үз эшен һәрчак намус белән башкара.

1955нче елда Сания апа Сәфәргали абыйга тормышка чыга, 5 бала тәрбияләп үстереп, аларның барысын да башлы-күзле итеп, аякка бастыралар. Сәфәргали абый инде безнең арада юк. Бүгенге көндә Сания апа кызы Гөлсинә гаиләсе тәрбиясендә бәхетле картлыкта яши. Балаларының дүртесе исән-сау, бәйрәмнәрдә алар янына кияү-киленнәре, 8 оныгы, 3 оныкчыгы да өөстәлеп, йортлары шау-гөр килеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев