Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Район Башкарма комитетының актлар залында Саба муниципаль районы Советы утырышы (сессиясе) узды

Бүген, 10 декбарь көнне, район Башкарма комитетының актлар залында Саба муниципаль районы Советы утырышы (сессиясе) узды. Утырыш бүләкләнүләрдән башланып китте. Белгәнебезчә, быелгы ел илебез, республикабыз һәм районыбыз өчен дә истәлекле даталарга, юбилейларга бай ел булды.

Районыбыз, республикабыз алдында үз йөзләре булган район матбугат чараларының да быел юбилей еллары. Районыбыз белән бер елны оешкан “Саба таңнары” редакциясе - 90, чагыштырмача яшь булган “Саба дулкыннары” радиокомпаниясе үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте. Шул уңайдан, шушы өлкәдә эшләгән хезмәткәрләрне Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Рәис Нургалиевич һәм “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең башкарма диркторы Гәрәев Нияз Ильясович тәбрикләп үтте.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы тарафыннан һәр елны “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” конкурсы үткәрелә. Безнең  муниципаль хезмәткәрләр дә ел саен әлеге конкурста катнашып призлы урыннарга лаек булалар. 2019 ел нәтиҗәләре буенча шушы конкурста җиңүчеләр тәбрикләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев