Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рамазан аенда тоткан уразаның кабул булуы һәм аннан файда алуның БИЛГЕЛӘРЕ

Аллаһ Тәгалә фарыз кылган һәр гыйбадәт билгеле бер максатка ия. Ислам динендә адәм балаларына бер әмер дә һәм бер тыю да максатсыз һәм хикмәтсез билгеләнмәде. Шуннан чыгып, ураза тотуның да билгеле бер максаты бар, ул - тәкъвалык сыйфатына ирешү. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Әй иман китергән бәндәләр! Сезгә хәтле булганнарга ураза...

Аллаһ Тәгалә фарыз кылган һәр гыйбадәт билгеле бер максатка ия. Ислам динендә адәм балаларына бер әмер дә һәм бер тыю да максатсыз һәм хикмәтсез билгеләнмәде. Шуннан чыгып, ураза тотуның да билгеле бер максаты бар, ул - тәкъвалык сыйфатына ирешү. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Әй иман китергән бәндәләр! Сезгә хәтле булганнарга ураза тоту фарыз булган кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз булды. Бәлки сез тәкъва булырсыз» (Бәкара, 183).

Тәкъвалык ул Аллаһның газабы белән үзеңнең араңа саклаучы бер киртә куюны аңлата. Моңа, иң беренче чиратта, фарыз гамәлләрне үтәү һәм гөнаһлардан тыелу керә. Әгәр дә кеше Рамазаннан йөрәген һәм әгъзаларын тутыручы тәкъвалык белән чыкмаса, бу аның тоткан уразасыннан файда алмавын күрсәтә.

Элеккеге мөселманнар Аллаһка, Рамазан аена ирештерүне сорап, алты ай буе дога кылалар иде. Әгәр дә Рамазан ае узса, алар тоткан уразаны кабул итүне сорап, шулай ук алты ай буе дога кыла торган булдылар. Моның мәгънәсе, алар ел буе Рамазан аен онытмады (Ибн Раҗәб әл-Хәнбәли, «Ләтаифуль-мәгариф»).

Рамазанда кемдер уңышка иреште, ә кемдер югалту кичерде. Аллаһ каршында уңышка ирешкән кеше - уразасы кабул булган, гөнаһлары кичерелгән кеше. Югалту кичерүче кешегә килсәк, ул - уразасы кабул булмаган, әхлагы яхшырмаган һәм гөнаһлары кичерелмәгән бәндә.

Бөтен кеше дә Рамазан беткәннән соң тоткан уразасы кабул булуын, гөнаһлары гафу ителүен тели, әмма Аллаһ Тәгалә кайбер кешеләрнең уразасын кабул итә, ә кайберләренекен кабул итми.

Ислам галимнәре Аллаһ каршында тоткан уразаның кабул булуын күрсәтүче кайбер хикмәтләр турында хәбәр итте. Әгәр дә кеше шушы галәмәтләрне белсә, үзенә уңай яки тискәре яктан бәя бирер һәм кимчелекле якларын төзәтер. Рамазан уразасының кабул булуы һәм аннан файда алуның билгеләре түбәндәгеләр:

1. Рамазан аенда гөнаһ кылудан туктап, шул гөнаһка әйләнеп кайтмау;
Рамазан аенда гөнаһтан тыелып, бу ай беткәннән соң яңадан шул ук гөнаһка әйләнеп кайту - ураза тотудан файда алмауның һәм әҗер-савапка ирешмәүнең бер билгесе. Коръәндә Аллаһ Тәгалә андый кешене эрләгән җебеннән кием тегеп, аны сүткән хатын-кыз белән чагыштыра. Аллаһ Тәгалә әйтә:
«Оста итеп эрләгәннән соң җебен сүтеп бетергән хатын кебек булмагыз» (Нәхел, 92).
Тәфсир галиме Ибн Кәсир әйтә: «Борын заманда Мәккә шәһәрендә җеп эрләүче бер ахмак хатын яшәгән. Оста итеп җеп эрләгәннән соң, ул аны сүтә торган булган».
Аллаһ Тәгалә бу мисалны вәгъдә биреп, ант итеп, сүзендә тормаучы кешеләргә карата китерә. Бу шулай ук гөнаһтан тәүбә итеп берникадәр вакыттан соң яңадан шул ук гөнаһларны эшләүчегә дә кагыла. Андыйлар турында Мөхәммәд (с.г.с.) бер хәдисендә шулай ди:
«Кайбер ураза тотучыга уразасыннан бары тик ач торуы гына кала, ә кайбер төнлә намаз укучыга төнге намазыннан бары тик йокламыйча төн уздыруы гына кала» (Сахихул-Җәмигъ, 3488).

Галимнәр әйтүенчә, хәдистәге «ач торудан башка нәрсәгә ирешмәүче» хәрам ризык ашаучы һәм гайбәт сөйләүчене аңлата.
Әл-Бәйдави әйтә: «Ураза тотарга әмер ителүнең төп максаты ашамый-эчми торудан гыйбарәт түгел. Аны тотуда төп максат - шәһвәт теләген сындыру, гөнаһка этәрүче җанны Аллаһка буйсындыру. Әгәр бу тормышка ашмаса, Аллаһ Тәгалә кешенең уразасын кабул итмәячәк».
Мөхәммәд (с.г.с.) әйтте: «Ураза ул ашау-эчүдән генә тыелып тору түгел. Дөреслектә, ураза ул - буш сүздән һәм гөнаһлы гамәлләрдән тыелу...» (Сахихул-Җәмигъ, 1082).
Яхйә ибн Мөгаз әйтә: «Кем дә кем уразада теле белән Аллаһтан гафу итүне сораса, ләкин Рамазан ае беткәч йөрәге белән шул гөнаһны теләсә һәм уразадан соң аны кыла башласа, ул кешенең йөрәге гөнаһ белән бәйләнгән, уразасы кире кагылган һәм кабул булу ишеге аның өчен ябылган була».
Шушы сүзләрдән чыгып, Рамазаннан соң кире гөнаһ кылуга әйләнеп кайту - тәкъвалык дәрәҗәсенә ирешмәүне күрсәтүче бер билге. Аллаһ Тәгалә андый кешеләрнең тоткан уразаларын кабул итмәскә мөмкин. Аллаһ Тәгалә шулай ди:
«Аллаһ бары тик тәкъва кешеләрдән генә кабул итә» (Мәидә, 27).
Алда әйтелгәнчә, тәкъвалык ул җәһәннәм газабы белән үзеңнең араңда пәрдә куюны аңлата. Әгәр дә кеше ураза тотып, яхшы якка үзгәрсә, гөнаһлардан тыела башласа, изге гамәлләргә омтылса, бу аның Рамазан аеннан файда алуын һәм уразасының кабул булуын күрсәтә.
Күп кеше Рамазан аенда тәүбә итә, ләкин эченнән: «Дөреслектә, мин кире гөнаһка кайтуымны беләм», - ди. Андый кеше Аллаһтан ярдәм сорап, «Иншә'Әллаһ - Аллаһ теләсә мин гөнаһ кылмаячакмын», - дип үз-үзенә сүз бирергә тиеш. Әгәр дә ул ихласлы булса, Аллаһ Тәгалә аңа ярдәм итәчәк.

2. Кылган гамәлләренең кабул булмавыннан курку;
Рамазан аенда ураза тотудан файда алган кеше, хәерле гамәлләрне бик күп кылуына карамастан, Аллаһ каршында үз гамәлләренең кабул булмавыннан курка. Шуңа күрә ул Аллаһның гафу итүенә вә рәхмәтенә өметләнә.

3. Рамазаннан соң дәвамлы рәвештә хәерле гамәлләр кылу;
Аллаһ Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итсен, гөнаһларыбызны кичерсен һәм киләсе Рамазан аена хәтле изге гамәлләр кылырга ярдәм итсен. Әмин!

Реклама

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев