Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рамазан аенда тота алмаган уразаны ничек ниятләргә?

Уразаның калган көннәрен Шәүвәл аенда (Рамазаннан соң килүче ай) ук тота башлау хәерле.

Калган көннәр ничек тизрәк тутырылса - шул кадәр яхшырак. Һәрхәлдә, мөселман кешесе аны алдагы Рамазанга кадәр тотып бетерергә тиеш. Әгәр дә кем дә булса, авыруы сәбәпле, калган көннәрне икенче Рамазанга кадәр тотып бетерә алмый икән, ул аны мөмкинлеге булырлык чорга калдыра. Әмма ул бурычы хакында онытмаска тиеш.

Рамазан аенда ураза тотарга ниятне кичен яки көннең беренче яртысында әйтергә мөмкин булса (Әбү Давыт), каза уразаны ниятләүне кояш чыкканчы башкару шарт. Ниятләүне үз телеңдә, Рамазан аеның каза уразасын тотам дип әйтү дә дөрес булыр.

Казанның Галиев мәчете имам хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Гает намазы укылганнан соң бер көннән уразаны ниятләргә ярый дип белдерде.


Нурислам Ибраһимның "Гыйбадәт китабы"ннан

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев