Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рамазан аенда сәхәр һәм ифтар, намаз вакытлары

Сәхәр һәм ифтар вакытында түбәндәге догаларны укырга кирәк.

Ният һәм сәхәр догасы. Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. "Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә". Татарчасы болайрак яңгырый: иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр, дип.

Авыз ачканнан соң, ифтар догасы укыла: "Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мә әххәртү". - Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл, дип дога кылабыз.

Намаз вакытлары

ТР МДНнең Голәмәләр шурасы җыелышында һәм шулай ук ТР МДНнең 2014 елның 12 гыйнварында Болгарда узган пленум утырышында намаз вакытларын билгеләүгә кагылышлы сөйләшү булды. Дин әһелләре намаз вакытларын төбәкнең географик үзенчәлекләрен исәпкә алып, астрономик хисаплар буенча билгеләргә дигән карарга килделәр. 2014 елның февраль аеннан республикада менә шуларны күздә тотып әзерләнгән намаз вакытлары кертелде.

Намаз вакытларына кагылышлы сорауларны нәзарәтенең Голәмалар шурасы әгъзасы, башкалабызның Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт БИКБАЕВка бирергә мөмкин. Телефон номеры: 8 929 728 88 60 .

Таблицага аңлатма

1. Иртәнге намаз. Иртәнге намаз вакыты таң беленү белән керә.

2. Таң беленә. Ураза тотарга теләгән кешеләр таң беленгәнче сәхәрләрен тәмам кыларга тиеш булалар. Төнге һәм витыр намазларын укучылар таң беленгәнче укып бетерергә тиеш булалар.

*Җәйге вакытларда безнең җирлектә шәфәкъ белән таң кушылу сәбәпле сәхәр вакыты таң беленү белән түгел, ә исәпләү ярдәмендә билгеләнә, ягъни кояш чыкканчы 2 сәгать алдан тәмамлана.

3. Мәчетләрдә укыла. Татарстан мәчетләрендә иртәнге намаз шушы вакытта укыла.

Реклама

4. Кояш чыга. Бу вакытта кояш чыга башлый һәм шушы вакытка хәтле иртәнге намазны укып бетерергә кирәк.

5. Зәвәл. Зәвәл ул кояшның иң югары ноктадан авыша башлавы һәм өйлә намазының вакыты керүен белдерә.

6. Өйлә намазы. Татарстан мәчетләрендә өйлә намазы шушы вакытта укыла.

7. Икенде намазы. Хәнәфи мәзһәбе буенча икенде намазының вакыты һәр нәрсәнең шәүләсе зәвәл вакытындагы шәүләсеннән тыш үз озынлыгына караганда ике тапкыр озынырак булу белән керә.

8. Ахшам намазы. Ахшам намазы кояш тулысынча батып бетү белән керә. Ураза тоткан кешеләргә бу вакытта авыз ачырга кирәк була.

*Әгәр берәр җирдә (мәсәлән, күп катлы йортларының өске катларында) кояшның дискы горизонтта югалып бетмәсә, югалып беткәнен көтәргә кирәк була. Аңарчы ахшам намазын укырга һәм авыз ачырга ярамый.

9. Ястү намазы. Ястү намазының вакыты горизонтта шәфәкъ кызыллыгы югалу белән керә.

*Җәйге вакытларда безнең җирлектә шәфәкъ кызыллыгы бетмәү сәбәпле ястү намазының вакыты шәфәкъ кызыллыгына карап түгел, ә исәпләү ярдәмендә билгеләнә, ягъни кояш батканнан соң 1 сәгать 30 минут калдырып укыла.

10. Кыйбла. Бу вакытта кояш нәкъ кыйбла юнәлешендә була.

1 2

Татар информ, ТР МДН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев