Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рамазан аенда бер кичә бар.Бу кичә мең кичәдән дә өстен — ул Кадер кичәсе

Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кем дә кем ошбу кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтеп, төннең уртасында торып, тәһәҗҗүд намазларын укып, сәхәр вакытында дога кылып Аллаһыдан сораса, ул кешенең догалары кабул ителер. Бу төнне рәхмәт фәрештәләре таң күренә башлауга кадәр бәндәләрнең догаларын кабул итеп, Аллаһка ирештереп торачаклар», – дигән.

Кадер кичәсенең төгәл көне билгеле түгел. Бер хәдистә пәйгамбәребез бу кичәне рамазан аеның ахыргы ун көненең так саннары арасыннан эзләргә куша. Кайбер хәдисләрдә бу кичә 21, 23, 25 һәм 27нче көннәрендә дип әйтелә. Мөселман кешесе рамазан аеның ахыргы ун көненең һәр көнен, Кадер кичәсе дип уйлап, гыйбадәттә уздырырга тиеш. Менә шул вакытта ул уңышка ирешәчәк һәм Аллаһ Тәгалә каршында хәерле бәндәләрдән булачак.
Кадер кичәсенең кайбер билгеләре: бу кич нурлы булыр, бик салкын булмас, җиләс кенә булыр, һавадан йолдызлар атылмас.
Кояш чыкканда, кояшның нуры булмас, дип тә әйтелә.

Дини язмалардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев