Районыбызның күп авылларында 1 май көнне, балаларның йомырка җыю йоласы сакланып калган.
Миңгәр авылында 1 нче май көнне электән матур гадәт, йомырка җыю йоласы яшәп килә. Бүген дә авылның балалары, кунакка кайтканнар өйдән- өйгә кереп, хуҗаларны бәйрәм белән котлап йомырка, һәм башка бик күп төрле тәм- томнар җыйды.
Олы Шыңар авылында 1 май иртәсе. Һәр йортта балаларны матур буялган йомыркалар күп тәмле, татлы күчтәнәчләр белән каршы алдылар. Бу авылда йола гадәтләр буыннан буынга дәвам итә.
Яз һәм хезмәт бәйрәме белән барыгызны да, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев