Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Районыбызга ТРсының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов килде.

Ул эшлекле визит кысаларында иң элек район башлыгы Рәис Миннеханов белән Саба җирлегендә туристларга күрсәтелә торган объектларда йөреп чыкты.

 

Маршрутка Лесхоздагы денрология бакчасы,оранжерия, чәй цехы, Урман музее, Кыңгыраулар музее, "Лесная сказка", "Сабантуй ", "Мелиорация-Сервис", Миңгәр зонасындагы объектлар кергән иде.

Ул биредәге дәүләт ярдәме белән булдырылган уңай шартлар, хезмәтләр белән танышты.Сәфәр соңында Саба районында туристлык максатларында эшләүче бүлек,оешма җитәкчеләре,авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.


"Саба районы киңкырлы үсешкә ия.Шулар арасында туристлык та тамыр җәя.Соңгы елларда Сабага килгән туристлар саны күп тапкырларга артты. Бу сезнең районның бердәм командасының хезмәте.Биредә туризм үсешенә ныклы күпер салынган. Сабаны яраталар.Сабаны беләләр ,"- диде Сергей Евгеньевич.

Җирлегебез халкына зур сөенче.Бездә дәүләт ярдәме белән ике пляж төзеләчәк. Бүген аның мәйданнары каралды. Һәм эш буенча комиссия булдырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев