Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Районыбызда Республика көне уңаеннан зур бәйрәм чаралары үтте

30 август-Республика көне уңаеннан Сабаның «Ямьле Саба» яр буенда бәйрәм гөрләде.

Бәйрәмгә килүчеләрне Саба районы авылларындагы мәдәният йортларында эшләп килүче фольклор ансамбльләре каршы алды.

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов барлык тамашачыларны бәйрәм белән тәбрикләде. Һәркемгә сәламәтлек, тыныч тормыш, илләр иминлеге теләде. Аннары «Чәчәкле Саба» конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Шәхси йорт тирәләрен, предприятие каршыларын, дини оешмаларны, социаль яклау, мәгариф һәм мәдәният йортлары тирәләрен шау чәчәккә күмгән оешма җитәкчеләре сәхнәгә күтәрелде.

Җәй айларында Байлар Сабасы үзәгендәге «Гаилә» паркында халыкка мәдәният хезмәте күрсәткән коллективлар сәхнәгә чакырылды. Шәмәрдән, Шекше, Сатыш, Симет, Нырты, Юлбат, Тимершык авылы үзешчәннәренә зур рәхмәт сүзләрен мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин җиткерде.

Ә соңыннан сәхнәне Казаннар килгән җырлы гаилә Алинә һәм Азат Кәримовлар алды.

Ямьле Саба яр буенда кич буе бәйрәм гөрләде, концертны бию кичәсе, фейрверк алыштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев