Районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә.
“Саба” җәмгыятенең Мичән филиалы Тимершык бүлекчәсендә хәзерге вакытта бер еллык үләнне сенажга салалар.
Авыл хуҗалыгында энең кызган чагы. Бүген игенче-механизаторлар малларга азык запасы туплый. Саба җәмгыятенең Мичән филиалында бу көннәрдә кызу темпларда терлек азыгы әзерләнү эшләре дәвам итә. Игенче-механизаторлар Кызыл Мишә авылы янындагы басуда 1 еллык үләнне чаптырып сенажга сала. 70 гектар мәйданда солы катыш борчак үстерелгән. 1 еллык үләннәр быел филиалда 150 гектар мәйданны тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев