Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Районыбыз мәктәпләрендә ЮХИДИ инспекторлары, «Юл хәрәкәте иминлеге » дәүләт учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягафарова балалар белән очрашу, әңгәмәләр уздыра

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә, башка илләрдәге кебек, без юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алабыз.

Ноябрьнең өченче якшәмбесе, ООН Генераль Ассамблеясенең 2005 елның 26 октябрендәге резолюциясе буенча, Бөтендөнья ДТП корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнә. Быел әлеге дата 20 нче ноябрьгә туры килә. Бу көн иң кайгылы көннәрнең берсе булып исәпләнә. Шул уңайдан районыбыз мәктәпләрендә ЮХИДИ инспекторлары, "Юл хәрәкәте иминлеге " дәүләт учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягафарова балалар белән очрашу, әңгәмәләр уздыра. Атналык 13 ноябрьдә башланган иде һәм ул 20 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 2022 нче ел башыннан бүгенге көнгә кадәр район буенча 11 юл -транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларда 2 кеше һәлак булды һәм 10 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Фаҗигаләрнең күпчелеге тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу сәбәпле барлыкка килә. Юлларда исән-сау, кагыйдәләрне саклап йөрик.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев