Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Районыбыз комбайнчыларын бүләкләү

Игенчеләребез бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр бер туктамый хезмәттә. Урып-җыю эшләрен вакытында төгәлләү аларның төп бурычы. Ә бу көннәрдә аларның хезмәте белән башкалабыздан килгән вәкилләр дә танышты, ил табынын баетуга керткән олы эшләренә рәхмәт белдерделәр.

игенче

Игенченең уңганлыгы кырларыннан беленә. Исеме дә Игенче булган җәмгыять урып-җыюны тәмамлады. Бу эшләр биредә 27 июльдә башланып, 2000 гектар мәйданда башкарылды. Басу корабларының туктап торырга вакыты юк. 4 комбайн, 3 Камаз машинасы иртәнге 7дән кичке 10 га кадәр эшли. Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән Ленар Зарипов, Илһам Галиевка акчалата бүләкне урындагы җитәкчеләр белән ТР авыл хуҗалыгы профсоюзы вәкиле Булат Гарифуллин тапшырды.

«Туган як» җәмгыяте басуында 3 комбайн эшли. Аларны бертуган Нияз һәм Илназ Маликовлар, Айдар Тимергалиев иярли. Өчесе дә район буенча исәпләгәндә яхшы күрсәткечләргә ирешкән. 1608 гектар мәйданның 350 гектардан азрагы калып бара. Уңыш чыгышы уртача 29 ц тәшкил итә. Иң яхшы комбайнчылар исемлегендә әтиле-уллы Илһам бн Ильяс Миннегуловлар да бар.

«Нырты» авыл хуҗалыгы предприятендә урып-җыю эшләре шулай ук тәмамланды. Уңышның һәр бөртеге өчен борчылып яшәгән игенчеләр яхшы һава торышы торганда икмәкне түбә астына кертеп калырга тырышты. Районда урып-җыю эшләренең 90 % тәмам. Ә «Нырты», Килдебәк, Явлаштау, Курсабаш җәмгыятьләре инде көзге чәчүгә кереште.

Фотолар: Гөлназ Вахитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев