Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Райондашыбыз, спорт остасы, чаңгычы Алмаз Таипов бу көннәрдә Ханты-Мансийскта узучы лыжероллер буенча Россия чемпионатында җиңүгә иреште

Ул 15 чакрымга ирекле стильдә танылган Россия чемпионнарын артта калдырып үзе үк Россия чемпионы титулын һәм алтын медален яулады.

Алмаз Таипов

Якташыбыз бирелгән дистанцияне 30 минут 40 секунд вакыт белән килде. Чемпионатның лидеры булып барган Евгений Кудрявцевны дистанциянең 8 чакрым 800 метрында 18 секундка артта калдырып узып китте. Бүгенге көндә спортчыга 30 яшь. Ул Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясый.

Бу узышта Олимпия һәм дөнья чемпионы Сергей Устюгов та катнашты, әмма 8нче нәтиҗәне генә күрсәтте.

Алмаз Таиповны чын күңелдән зур җиңүе һәм Россия чемпионы исеменә лаек булуы белән котлыйбыз, алга таба мондый җиңүләре кабатланып торсын дигән теләктә калабыз. Якташыбыз белән горурланабыз!

Фото: Юграмегаспорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев