Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Район үзәгендә яңа эшли башлаган «Тынычлык» мәчетендә күркәм ифтар ашы үтте.

Изге Рамазан ае дәвам итә. Бүген аның 19нчы көнендә район үзәгендә яңа эшли башлаган «Тынычлык»мәчетендә күркәм ифтар ашы үтте.

Аны Байлар Сабасыннан Шакиров Фәнзил Рәшит улы, Габдракипов Рамил Хәмит улы, Халиков Рамил Рафис улы гаиләләре оештырды. Урамда казан ягып пылау пешерделәр. Ирләр һәм хатын кызлар өчен аерым залларда табын корылды.

Мәҗлескә гаиләләре белән парлап, балаларын да алып килүчеләрнең күп булуы аеруча тәэсирле булды. Гаилә елында иман йортларының гаиләләр белән тулылануы бик күркәм гамәл. 

Изге нияттә башкарган эшләре кабуллардан булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев