Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Район үзәге Байлар Сабасында эшләп килүче «Солдатка аш» махсус хәрби операциядә булучы хәрби якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю штабы бу көннәрдә оешма-предприятие коллективлары көче белән тупланган көнкүреш кирәк-яраклары җыелмаларын кабул итә.

Халык та бердәм булып, коллектив беләнме, шәхсән үзе генәме - бу изге эштә бик теләп узеннән өлеш кертә.

Тыл ничек көчле булса, җиңуне дә шулай тиз якынайтуга ышана алар. Тамчыдан күл җыела, ди халык мәкале дә. Илгә килгән авырлыкны бердәм булганда гына җиңел кичереп була. Бу штабта чын мәгънәсендә олы йөрәкле, саф күңелле, ил афәтенә битараф булмаган апа-сеңелләребез хезмәт куя. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы уллары, тормыш иптәшләре, туганнары,  якташлары, гомумән, һәр солдатка үз куңелен биреп, туган җир җылысын салып менә шундый иң кирәкле әйберләр генә салынган тартма-бокслар әзерли алар. Монда җылы киемнәр дә, гигиена кирәк-яраклары да, азык-төлек, урын-җир әйберләре дә бихисап. Шөкер, халкыбыз бик бердәм, солдатларга ярдәм булырдай әйберләрне районыбызның төрле почмагыннан күмәкләп тә, аерым-аерым да алып киләләр. Әйберләр фронт сызыгындагы госпитальләргэ дә, җирле халыкка да, балалар йортларына да озатылачак. Шушы эшнең башында торучы ханымнарга һәм үз көче, вакыты белән исәпләшмичә килгән ярдәм әйберләрен барлап, туплап, тәртипләп торучы, эшче апа-сеңелләргә олы рәхмәт. Яхшы кешеләр янәшәбездә булганда илебез дә көчле булыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев