Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Район мәктәпләрендә җәйге лагерьлар үз эшчәнлеген төгәлләде

1нче июньнән районыбызның 20 мәгариф учреждениесендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлаган иде. 21 көн дәвамында ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында барлыгы 1000 укучы ял итте, төрле өлкәләрдә белемнәрен ныгытып, экскурсияләргә барып, бәйгеләрдә көч сынашты.

Шулай ук 20 мәктәптә хезмәт һәм ял лагере дә эшләде. Аларда 150 укучы ял һәм хезмәтне бергә үреп алып барды. Укучылар җәйге каникулны күңелле итеп үткәреп, сентябрь аенда исән-сау килеш мәктәп парталары артында күрешергә сүз куешып таралыштылар.   

Чыганак: Саба муниципаль районының Мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев