Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Радик Юлъякшин исеме дәреслекләргә кертелгән

4 нче сыйныфлар өчен башкорт теле дәреслегендә теманы мисаллар белән аңлату максатыннан, бүген эстраданың популяр җырчысы Радик Юлъякшин (сценик псевдонимы - Элвин Грей) исемен кертеп, җөмлә төзелгән.

Дәреслекнең авторларының берсе - М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты доценты Мәрхәбә Дәүләтшина "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә дәреслек төзүдә ни сәбәпле бүген популяр исемнәрне кертү сәбәпләрен аңлатып үтте.

"Радик Юлъякшинны олылар да, яшьләр дә яратып тыңлый. Аны һәммәсе бик яхшы белә, шуңа күрә аны популярлаштыру безнең максат түгел. Уку материалын таныш исемнәр белән бәйләп дәреслеккә кертү өйрәнелгән теманы тормышка якынайта дип уйлыйбыз. Көндәлек тормышта ишетеп, күреп белгән кешеләрне дәреслектән уку балага кызыграк булырга тиеш кебек. Ул бит инде фәнни төшенчәләрдән генә торган, дөньядан аерылган дәреслек була алмый", - дип, Мәрхәбә Дәүләтшина дәреслекне шул рәвешле заманча итәселәре килгәнен әйтте.

Галимә әйтүенчә, дәреслектә диалог формасында материал, башка ниндидер мәгълүмат бирергә кирәк булганда, балалар өчен кызыклы булырга тиешле язучыларны, күренекле шәхесләрне алдан планлаштырмыйча кертәләр. "Алдан кемне кертү турында план төзеп утырмыйбыз. Темасына карап, туры килгәнрәк кешеләрне чамалыйбыз", - диде әңгәмәдәш.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев