Һәр авылның... үз герое
Быелның август ае иде. Нормадагы җирле үзидарә бинасын ачу тантанасында катнашкан Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров уйландырырлык, бик тә мәгънәле, тирән фикерләр белән чыгыш ясады. "Тарих бездән башлана", дип, үткәнне санга сукмаган, камиллеккә, рәхәтлеккә тәмам күнегеп җиткән, зарлану-канәгатьсезлекне гадәт иткән, уйлау-уйлану сәләтен югалта барган барчабызны да тып-тын калып...
Юкса кешеләр мөнәсәбәтенә кагылышлы, кеше кадере турында гади генә сүзләр сөйләде кебек. Менә шунда яңгыраган фикернең берсе: "Хезмәте белән макталган, танылган кешеләрегез онытылмадымы, алар хезмәте тиешенчә бәяләндеме? Исемнәрен мәңгеләштерү буенча ниләр эшләнә? Бездә бит, гадәттә, кешенең хезмәтенә бәя бирү өчен аның үлгәнен көтәләр. Үзе исән вакытта онытмауларын, олылауларын күрү бөтенләй башка лабаса".
Бәлки шушыннан соң туган идеядер: быел районда Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелә торган иң төп чарага мактаулы исемнәргә, хөкүмәт бүләкләренә лаек булган ветераннарны чакырып хөрмәтләделәр (хәер, болай да бу чарага ел саен нинди дә булса үзгә категорияне чакыралар иде). Күпме инде сездә андыйлар дисезме? Аягында йөреп, район үзәгенә кадәр бәйрәмгә килә алырдайлары гына да 400ләп (!) булып чыкты! Һәм аларның зур күпчелеге гади хезмәт кешеләре - сыер савучылар, механизаторлар иде.
Бар иде шул сыер савучыларның, механизаторларның кадерле еллары! Хәзер алар кирәксез димим, әмма "теге" еллардагы - үткән гасырның җитмешенче-сиксәненче елларындагы кебек аларга мактаулы исемнәр, хөкүмәт бүләкләре бирү бик күпкә кимеде түгелме? Бервакыт Яңгулда яшәүче элекке данлыклы сыер савучы, Ленин ордены, "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены, ВДНХ медале, истәлек медальләре, "ТАССРның атказанган терлекчесе", Татарстан Президентының Рәхмәт хаты иясе Гөлфирә апа Зыятдинова белән сөйләшергә туры килде. "Кырык ел сыерлар савып, ял алганым, эш калдырганым булмады. Өч тапкыр бушлай юллама белән санаторийга барганмын икән әле. Калганы гел фермада. Өйдәгесен дә шул эш арасында гына эшләп күнеккән идек шул инде без, - дип сөйләгән иде ул. - Үзем гел алдынгы булдым, ничә председатель белән эшләсәм дә, барысы да хезмәтемне күрделәр, гел бүләкләп, кызыксындырып тордылар. Ул чактагы район җитәкчеләре дә танып, исемләп белә иде. Райкомның беренче секретаре Фәйсханов, Яңгул аша үтсә, фермага кереп, хәлебезне белеп чыга иде. Дания Гаязова (тагын бер легенда - Г.Х.) белән бергә эшли идек. "Сезнең янга кереп, бер сөйләшеп чыксам, бөтен ачу-борчуларым юкка чыга", - дип үсендерә иде безне... Әле дә бик кадерле мин. Менә күптән түгел 80 яшем тулды, котламаган бер генә кеше дә калмады".
- Өлкәннәр көне уңаеннан район газетасында "Балтачны таныткан якташлар" дигән рубрика ачтык. Кайбер чакта, өлкәннәр турында күбрәк язасыз дип, шалтыратулар да булгалый, ә бу юлы... "Һәр авылның - үз герое" дигәндәй, әле бер, әле икенче авылдан, бездә дә шундый кеше яши, шуның турында языгыз әле, дип шалтыраттылар. Арбашта да Ленин орденлы сыер савучы Оркыя апа Шакирова яши, Смәелдә кырык елга якын сыерлар сауган, "Почет билгесе" ордены кавалеры Габделхәй Әхмәдиев бар, Яңгулда сигез бала үстергән, бик данлыклы терлекче Нурия Газыймҗанова яши, диләр... Шалтыраталар икән, димәк, авылларда әле үзләренең геройларын беләләр, - ди район газетасы мөхәррире Вакыйф Зәкиев.
Килешәсездер, бүген геройлар җитми. Авыл кешесе генә түгел, гомумән, кешелек белән акча идарә итә башлаганнан алып, адәм баласы башка кыйммәтләр турында уйланмый, хезмәте бәяләнмәүгә, кадере калмауга бөтенләй битараф кебек тоела башлады. Хәер, кырык ел эшләп, кырык димим, үз гомерендә бер тапкыр мактау кәгазе алып карамаган кеше (орден-медаль, мактаулы исем турында әйтмим дә) аның тәмен, үзе турында зур сәхнәдән әйтелгән яки язылган мактау сүзләренең рәхәтен каян белсен?! Элек тә бөтен кешегә бирмәгәннәр аны дисезме? Килешәм дә, килешмим дә. Бөтен кешегә дә түгел, әмма күпчелеккә. Үзе дә кырык елдан артык гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, ничә буын балалар өчен мактаулы пионервожатый булган, "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы", "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исемнәренә, Муса Җәлил премиясенә ия булган Җәмилә апа Сибәгатуллинадан Иске Салавычтагы шундый исемгә-бүләккә лаек булучылар турында сорашам. Уйламый-нитми генә, хәтеренә килгәннәрне дә дистәләп санады.
Дөрес, хәзер дә хезмәт кешесен олылау бар. Ел саен бер тапкыр булса да, алдынгылар бәйрәме, терлекчеләр слеты, терлекчеләр Сабан туе ише гомуми бәйрәмнәрне зурдан кубып үткәреп киләләр. Әмма бу гына аз. Бүген эшләүчеләр арасында да орден-медальгә, мактаулы исемнәргә лаек булучылар бик күп. Хөкүмәт бүләкләре җитәкчеләргә генә түгел, гади авыл апасына, агаена, бүген авылның алтын баганасы булган, аны яшәтүче егет-кызларга да бик кирәк.
("Ватаным Татарстан", /№ 155, 20.10.2017/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев