Пәйгамбәребез С.Г.В. бер хәдисендә әйтә: «Ата-анагызга буйсыныгыз, аларга игелекләр кылыгыз, аларга карата йомшак һәм миһербанлы булыгыз».
Кадерле балам! Синең бу якты дөньяга килүең минем гомеремдә иң зур бәхет булды. Әле дә күз алдымда: минем күзәнәкләремнән яралган кечкенә генә, һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗ тере җан иясе идең син.
Синең үзенчәлекле исеңне иснәү, күкрәк сөте имезү, йоклагандагы беренче елмаюыңны күрү - авыр тулгак газапларымны да оныттырган искиткеч мизгелләр. Аннан соңгы утырып тору, шаркылдап көлү, тәүге аякка басуың, чайкала-чайкала атлап китүең, беренче сүзеңне ишетү дә бик шатлыклы мизгелләр булды. Йөгереп килеп, шатланып, риясыз кысып кочаклауларың, беренче тапкыр шигырь сөйләп, җырлап басып торуларың, биюләрең никадәр куаныч иде. Синдә мин үземнең дәвамчымны, үзем ясаган үрнәк образны күреп, яшәү максатым итеп, һәръяктан уңган-булган шәхес булуыңны теләп, тәрбияләргә тырыштым.
Балам, кешенең бу дөньядагы гомере санаулы гына. Килер бер көн, мин картаермын, шунда түзем бул һәм мине аңларга тырыш. Еллар үтү белән, әгәр мин аш өстәле артында матур итеп ашый алмасам - кулларым калтырап чәемне түксәм, пычратсам, синең ярдәмеңнән башка киенә алмасам, түзем бул! Исеңә төшер, ничек боларны сиңа өйрәтү өчен мин күп сәгатьләр сарыф иткәнемне. Әгәр синең белән сөйләшкәндә бер үк әйберне берничә тапкыр кабатласам да, бүлдермә, мине тыңла! Син кечкенә чакта, миңа да бер үк әкиятне күп тапкырлар кабатларга туры килә иде. Әгәр мин яңа заманча технологияләрдән файдалана алмасам, миңа вакыт бир, миңа көлеп карама. Мин бит сине бик күп нәрсәгә өйрәттем: ничек дөрес ашарга, ничек матур киенергә, әдәпле булырга, өлкәннәрне хөрмәтләргә, кешеләрне яратырга, тормыш авырлыклары белән ничек көрәшергә. Әгәр кайвакыт мин нәрсәне дә булса онытсам, сөйләшкәндә буталып китсәм, миңа шулай ук искә төшерү өчен вакыт бир. Мин булдыра алмасам, кайгырма, минем өчен бит иң кирәге - синең минем янымда булуың һәм тыңлавың. Әгәр минем ашыйсым килмәсә, мәҗбүри ашатма. Әгәр арыган аякларым мине тыңламаса, таяну өчен миңа кулларыңны бир, мин дә сиңа беренче адымнарыңны атлаганда ярдәм иткән кебек. Әгәр гомерем кышларында эчке киемнәремне еш пычратсам, сиңа авырлыклар китерсәм дә, авырыксынма, балам! Син кечкенә вакытта әле памперслар да, автомат кер юу машиналары да юк иде. Сабынлап үз кулларым белән киемнәреңне юып, өстеңне үтүкләнгән киемнәргә алыштырып, чисталыкны саклаучы мин булдым. Әгәр минем күзләрем күрми яки колакларым ишетми башласа яки Ходай минем акылымны җиңеләйтсә дә, түз, балам! Сиңа яхшылык кына теләгән, үз авызыннан өзеп сиңа тәмле әйберләрне ашатучы, хыялыңны тормышка ашырырга һәрдаим ярдәм итәргә тырышучы, синең турыда кайгыртучы мин идем. Син авырмасын, сәламәт булсын дип саклаучы, ә авырганда төннәр буе кулымда тирбәтүче, керфек какмый төннәр үткәрүче дә мин идем бит. Онытма, балам! Әгәр берәр вакыт мин сиңа минем яшисем килми, үләсем килә дип көйсезләнсәм дә, ачуланма, балам! Кайчан да булса син мине аңларсың. Минем картлыгымны күреп күңелсезләнмә, ачуың кабармасын, үзеңне көчсез тойма. Син минем янда булырга, миңа ярдәм итәргә тырышырга тиеш, чөнки сиңа гомерне мин бирдем, тормыш юлын башлаганда мин терәк булдым. Миңа ярдәм ит, гомер юлымны төгәлләгәндә ярату һәм сабырлык күрсәт. Боларның барысы өчен дә мин сиңа үземнең яратуым белән җавап биреп, хәер-фатихамны биреп китәрмен. Минем бәхиллегем сиңа гомерең буе ярдәм итәр, бәла-казалардан саклар. Сине дөньяга китергән, үстергән әни берәү генә була ул, балам, еллар үткәч үкенечле булмасын, төшләреңә кереп йөдәтмәсен өчен сүзләремне үтә, балам! Мине рәнҗетмә! Әниләр яратуы һичкайчан бетми ул. Балам, мин сине яратам!
Фото: https://pixabay.com
Гөлнур Әхмәтҗанова.
Аксар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев