Иске яңа Президентыбызны да сайладык, ә ул төп мәгънәсе “Барлык юнәлешләрдә ыргылыш ясаячакбыз!” дигән фикергә кайтып калган программасын да игълан итте кебек. Димәк, дәүләт структураларының барлык көчләре дәүләтнең яңа бурычлары һәм максатларына туры китерелергә тиеш кебек иде. Әмма сентябрь уртасына җиттек инде, ә илнең төп телеканаллары һаман шул “иске җырлар”ын “җырлый” – кемнәрнеңдер “пычрак” киемендә казынуын дәвам итә. Низаглар, хыянәтләр, башка әшәкелекләрне күрсәтепме-күрсәтә...
Малахов “Беренче канал“ны ташлап киткән, имеш! Китсә ни булган! Кем соң әле ул шуның кадәр! Россия телевидениесендә “юынтык су чокыры”нда казынучылар башлыгы – бары шул гына. Билгеле бер һөнәр ияләре арасындагы юк кына әйберне Россиядә дөнья бетүгә тиңлиләр, билләһи! Янәсе, “аны алыштыручы кеше юк”. Җитмәсә әле бу сүзләр шуның кадәр күңелгә шом салырлык дәрәҗәдә күпертелеп әйтелә: бәхетсез “Беренче канал”ның алга таба шул бахырсыз яши алуына күңелдә бермәл шик барлыкка килә хәтта. Шуннан яңалыкларның тагын да тозсызракларына күз төшә: “Малахов Басков белән очрашты, алар телевидениенең киләчәге турында фикер алышты”. “Киркоров, дусты Малахов белән очрашып, телевидение проблемаларын тикшерде”. Ә инде “Андрей Малахов Константин Эрнстка ачык хат язган” дигән язманы укыгач, Трампның Ак йорттагы кыланышлары, Европадагы мәхшәр, Сүриядә ИГИЛ калдыкларын дөмектерү кебек әйберләрнең “юынтык су чокыры” “белгеч”ләре янында чүп кенә икәненә төшенәсең. Кремль дә, президент, премьер, министрлар, депутатлар, сенаторлар да түгел, ә Малахов, Киркоров ишеләр – илне алга җибәрүче, киләчәгебезне билгеләүче төп көчләр, төп йөзләр икән... Шуннан тагын да куркынычрагы... “Ил – шок халәтендә! Коточкыч хәл! Малахов Шурыгинаны үзе белән алып китә!”
Бу “пычрак” тапшырулар безгә каян килеп керде соң, дисезме? Каян булсын, Америкадан! “Пусть говорят” – “Джерри Спрингер- шоу”ның Россиядәге “игезәге”. “Трэш” (“юынтык су чокыры”) жанрындагы фәкать гаугага корылган тапшыру иң түбәнге, надан социаль катлауларга исәпләнгән. Төп тамашачылары – йомшак кына итеп әйткәндә, акны карадан аермый торганрак кешеләр. “TV Guide“ басмасының (“Телегид” – Америка телевидениесе турында атналык басма) бу тапшыруны “Бөтен дәвернең иң начар илле телешоуы” исемлегенә кертүе, ә матбугатының Спрингер турында “Америка телевидениесендә иң чиркангыч һәм әхлаксыз шәхес” дип язып чыгуы тикмәгә генә түгел.
“Спрингер шоуы” бөтен дөньяга тарала башлагач: “Америкага каршы моннан да яхшырак пропаганданы табып булмый! Ул АКШның әхлакый йөзенә пычрак сылый”, – дип, илчелекләрдән АКШ Дәүләт департаментына яшерен хатлар ява башлый. Аларның төп мәгънәсе, Спрингерны һәм шуны күрсәтеп ятучы “Эн-би-си” каналын бераз акылга утыртырга кирәк, дигән фикергә кайтып кала. Тик барыбер акылга утыртып булмый шул. Барлык реклама бирүчеләр тапшыруга бойкот игълан иткәч кенә тамашаның популярлыгы кими төшә, әмма барыбер ябылмый. Надан тамашачы башкасын белергә дә теләми чөнки.
Чыннан да, кешенең әхлагын җимерә торган мондый телепрограммаларны реклама бирүчеләрнең бойкоты белән генә ябып буладыр. Нәтиҗәлерәк башка ысулы юктыр, ахры.
Вахит Шәрипов
Фото: http://vatantat.ru/index.php?pg=1710
(“Ватаным Татарстан”, /№ 131, 14.09.2018/)
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Нет комментариев