Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Путин хезмәт хакларын арттырырга кушкан

Владимир Путин бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын вакытында индексацияләргә кушкан.

Бюджет өлкәсендәге хезмәт хаклары вакытында индексацияләргә тиеш, югыйсә кешеләр бу өлкәдән китәргә мөмкин, дип белдерде Путин  Кремльдә икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә чыгыш ясап.

Икътисадтагы вәзгыять турында сөйләгәндә, президент билгеләп үткәнчә, гомумән алганда, Россиядә эшсезлек дәрәҗәсе кими, хәзер ул 3,2 процент тәшкил итә, ә реаль хезмәт хаклары арта.

"Апрель аенда - 10 проценттан артык", диде Путин. Аның бәяләве буенча, бу яхшы нәтиҗә.

Шуңа да карамастан, президент Министрлар Кабинетының игътибарын бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакына юнәлтте, дип яза РГ.

"Бюджет өлкәсендә эшләүче белгечләрнең хезмәт хакын күтәрергә кирәк, югыйсә төшемле эш урыны эзләп кешеләр башка җиргә күчәчәк. Хезмәт хакын вакытында индексацияләргә кирәк", - диде дәүләт башлыгы.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/putin-khezmt-khaklaryn-arttyryrga-kushkan

Фото: ©«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев