Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Путин Татарстанның дүрт кешесенә дәүләт бүләкләре тапшырды

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның дүрт кешесенә дәүләт бүләкләре бирү турындагы карарга имза куйды. Бу документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

Татарстан Республикасыннан ирле-хатынлы Андрей һәм Динара Косачлар гаилә институтын ныгытудагы һәм балаларны тәрбияләүдәге казанышлары өчен «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнде. Шулай ук «Аш-су» кулланучылар җәмгыяте идарәсе башлыгы Әлфиза Исламова II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медаленә лаек булды.

Моннан тыш, «Россия өзлексез һөнәри белем бирү медицина академиясе» ФДБИ филиалы Казан дәүләт медицина академиясе кафедрасы мөдире Резеда Бодрова «Россия атказанган табибы» мактаулы исемен алды.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-tatarstannyn-durt-kesesena-daulat-bulaklare-tapsyrdy-5874423

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев