Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Путин: Өлешчә мобилизация төгәлләнде, нокта куелды

Россиядә өлешчә мобилизацияне тәмамлау турындагы Указ булмаска да мөмкин. Бу Саклану министрлыгы тәкъдиме һәм аның инициативасы буенча мобилизация туктатылды, дип аңлатты РФ Президенты Владимир Путин.

«Әйе, әлбәттә, бу минем указ белән эшләнде, чөнки закон буенча башкача мөмкин түгел, ләкин бу Саклану министрлыгы тәкъдиме буенча эшләнде. <...> Ә хәзер Саклану министрлыгы мобилизация чараларын тәмамларга тәкъдим итте», - дип сөйләде ул Сочида Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев һәм Әрмәнстан Премьеры Никол Пашинян белән очрашудан соң матбугат конференциясендә.

Путин сүзләренчә, башта Саклану министрлыгы чакыру өчен күпкә азрак санны атады, әмма аннары 300 мең кешегә тукталды. Хәзерге вакытта 41 мең мобилизацияләнгән - Россиянең Хәрби көчләрендә.

«Бу 259 мең - аларның бер өлеше гаскәрләрдә,  ләкин хәрби хәрәкәтләрдә катнашмый, ә әзерлек узуын аңлата. Калган өлеше полигоннарда урнашкан. Ягъни якынча 260 мең кеше хәрби хәрәкәтләрдә бөтенләй катнашмый. Әзерлек уза», - дип искәртте ул РФ Саклану министрлыгы башлыгы Сергей Шойгу докладыннан.

Шуның белән илдә өлешчә мобилизация төгәлләнде дип йомгаклады дәүләт башлыгы.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев