Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Путин: Алда – Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан бирле иң мөһим унъеллык

Алда кешелекне Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан бирле иң куркыныч, мөһим унъеллык көтә. Көнбатыш бөтен дөнья белән идарә итәргә тели, әмма күпчелек илләр моның белән килешергә теләми. РФ Президенты Владимир Путин «Валдай» Халыкара дискуссия клубының XIX утырышында тышкы сәяси вазгыятькә карата үз фикере белән уртаклашты.

«Көнбатыш кешелек белән үзе генә идарә итәргә сәләтле булмаса да, моны эшләргә омтыла. Ә дөньядагы күпчелек халыклар моның белән килешергә теләми. Яңа чорның төп каршылыгы әнә шунда. Бу – революцион вазгыять. Эшләрнең мондый торышы глобаль каршылыкларга китерергә мөмкин, бу исә бөтен кешелеккә куркыныч тудыра», - дип белдерде Путин.

Сәясәтче фикеренчә, бүгенге көндә төп бурыч – килеп туган барлык каршылыкларны конструктив рәвештә хәл итү, чөнки булачак дөнья төзелеше нәкъ менә хәзерге вакытта формалаша.

Беркемгә дә бердәм хакыйкатьне көчләп такмыйча, һәр фикерне, җәмгыятьне һәм һәр халыкның мәдәниятен исәпкә алырга кирәк, дип өстәде дәүләт башлыгы.

Реклама

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев